На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Галим дөньяда яңа эпидемия барлыкка килү куркынычы турында кисәтте

Кешелек дөньясына «кара чәчәк» эпидемиясенә охшаган эпидемия янарга мөмкин, дип белдерде Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург. Бу хакта РИА «Новости» яза.

«Кош гриппы вирусының мәчеләрдән кешегә күчү ихтималы бик югары. Бу вирус белән хәзер АКШ һәм Европада бик күп авырыйлар Бу патогенның йогышлы булуын һәм авыр клиник чагылышларын исәпкә алганда, аны «кара чәчәк» эпидемиясе белән чагыштырырга мөмкин», – дип китерә галим сүзләрен «Известия».

Гинцбург шулай ук Россиядә бу штаммнан вакцина прототибын булдырырга чакырды.

H5N1 кош гриппын беренче тапкыр кешедә 1997 елда Гонконгта ачыклаганнар. Шуннан бирле 23 илдә, күбесенчә Азия һәм Африкада, 900гә якын авыру очрагы теркәлгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматлары буенча, бу штамм белән зарарланганда, үлем очраклары 50-60 процентка җитә.

Соңгы елларда вирус бөтен дөнья буйлап актив тарала. 2022-2023 елларда масштаблы кабынышлар Европада, Төньяк Америкада һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә теркәлгән. Бу – фермаларда миллионлаган кошларның үлеменә китергән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх