На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Эльвира Мадиярова финанс пирамидасы эше буенча экстрадиция турында карар көтә

Хокук саклау органнары финанс пирамидасын оештыруда катнашучы Эльвира Мадиярованы Россиягә экстрадицияләү мәсьәләсен хәл итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Хәзерге вакытта ул Төркия Республикасының хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланган.

Аны Россия Федерациясенә экстрадицияләү мәсьәләсе хәл ителә», – диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми Telegram-каналында.

Финанс пирамидасын оештыруда катнашкан тагын бер кешене - аның әтисе Тәбриз Әхтәмовны Казан аэропортында кулга алынган.

Телевидениедә алып баручы булып эшләгән Эльвира Мадиярова һәм аның әтисе Тәбриз Әхтәмовны финанс пирамидасы эше буенча тоткарлаулары турында язган иде.

  • Телевидение йолдызы Эльвира Мадиярованы һәм аның әтисен Төркиядә кулга алганнар

Билгеле булганча, Тәбриз Әхтәмовны Россия Федерациясенә экстрадицияләгәннәр һәм ул Казанга кайтарылган. Хәзер аның белән хокук саклаучылар эшли.

Билгеле булганча, пирамида 2020 елның маеннан 2021 елның августына кадәр эшләгән. Бу вакыт эчендә 300дән артык кертемченең 200 миллион сумнан артык акчасы урланган.

Зыян күрүчеләр арасында Татарстан, Марий Эл, Коми, Бурятия республикалары, Удмуртия Республикасы, Мәскәү, Иркутск, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округында яшәүчеләр бар.

Исегезгә төшерәбез: Эльвира Мадиярова «ТНВ» телеканалындагы яңалыклар тапшыруының хәбәрчесе иде. Ул «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруын да алып бара иде.

Ссылка на первоисточник
наверх