На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Гүзәл Әхмәтова Марат Шәйбәков белән мөнәсәбәтләре турында: «Һәр ир тынычрак хатын эзли»

Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында кунак булды һәм үзенә әзерләнгән сорауларга җавап бирде.

Ни өчен Марат Шәйбәков белән тормыш кора алмадыгыз?

– Бергә эшләдек. Марат белән Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларда да эшләдек. Без аның белән 4 елга якын дуслашып йөрдек.

Нигә тормыш кормадык? Мин кияүгә чыгарга куркам бит. Шушы.

Маратта ул теләк бар идеме?

– Булгандыр инде ул. «Синең холкың ай-һай», – дип әйтә иде. Миңа калса, һәрбер ир-ат тынычрак хатын эзли. Артист кеше өчен сине җылы аш белән каршы алган хатын кирәктер. Бүген күпчелек парлы җырчылар бергә йөрергә тырыша. Ул вакытта андый нәрсә юк иде. Башка тәрбия, башка уй. Икәү гастрольдә йөрсәк, балалар нишләп бетәр… Шуны да истә тотып, ул да бу мәсьәләгә йомшаграк карагандыр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх