На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

«Бер гөл белән генә чикләнмәдең бит син» – Данир Сабиров белән әтисе шаяра

Юмор остасы туган ягы Азнакайда әтисе белән иртән кышкы табигать матурлыгына да сокланып йөргән. Артист әтисенең шигырьләр яза башлавы турында да белдерә.

«Кышкы авыл иртәсе,

Сигезенче тирәсе,

Тау башында ике шагыйрь

Моңланалар, янәсе…» – дип язган ул әтисе белән төшкән видеога.

Видеода күренгәнчә, артистның әтисе мәхәббәт турында шигырь яза башлаган, улына дәвам итәргә тәкъдим итә.

«Мәхәббәтем син,

Галәм чәчәге», – дип башлый Исламбай әфәнде.

Данир Сабиров аз гына уйлап тора да: «Бер гөл белән генә чикләнмәдең бит син, Рахманның улы», – дип дәвам итә.

Әти кеше рәхәтләнеп кеткелдәп көлә. «Молодец! Уйладым-уйладым, башка бер сүз килмәде шуны дәвам итәргә. Син мине уздырасың», – дип мактап куя әти кеше улын.

«Да, башкасыннан уздырмаска иде...» – дип белдерә артист, әтисенең хатын-кызларны яратуына ишарәләп.

Видео караучыларның кәефен күтәргән, комментарийларда «тәгәрәп көлгән» смайликлар җитәрлек калдырганнар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх