На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Блогер Рәмзия Вәлиева: «Балалар әтиләрен җирләргә бара»

Блогер, аш-су остасы Рәмзия Вәлиева гаиләсе йортын чираттагы кайгы җилләре какты. Аның кияве, кызының ире махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хәбәрдән соң кызының да хәле начарланып тора, ана йөрәге өзгәләнә...

Блогерның берничә ел элек кенә улы яшь килеш кинәт вафат булган иде. Ул аның балалары өчен дә «әтисез үсәләр, әтиләрен нык сагыналар» дип үзәге өзелеп тора.

Инде икенче баласы да пар канатсыз, балалары әтисез калды.

Блогер Рәмзия Вәлиева: «Соңгы өмет өзелде...»

Рәмзия Вәлиева кияве турындагы истәлекләр белән уртаклаша. «Отпускыга кайткач, иптәшемнең энесеннән гармун сатып алды. «Кайткач уйнармын», – дигән иде. Гармун калды, үзе китте. Шушы елларда балалары үсеп бетте, шуны да күрмичә китте», – дип яза ул.

Шулай да ул хәрби, хатынына, һәлак булган очракта, туган авылында (Лаеш районы Янтык авылы) әтисе янына җирләүләрен сораган.

«Сабыйларым әтиләрен җирләргә бара. Алып кайттылар – Казанның 15нче хастаханәсе моргында. Иртәнге сәгать 8дә авылга алып китәләр. Озатабыз инде, балакайларым ничек чыдар?! Үземнең рәтем бетте инде», – дип аз булса да эчен бушата блогер.

Рәмзия Вәлиеваның гаиләсе – кызы һәм оныкларының авыр кайгысын уртаклашабыз, якыннарына күркәм сабырлык телибез.

Фото: ©

 

Ссылка на первоисточник
наверх