Фирдүс Тямаев төркемендә биюче Альберт Әхмәтов Әлмәттә узган концертта кыен хәлдә калган. Сәхнәдә биегәндә, чалбарының төбе ертылган.
«Дуслар, биегәндә нәрсә булды, карагыз әле, – дип, ул төбе ертык чалбарын күрсәтә. – Ыштан ертылды. Аркылыга китте, малай. Биеп тә бетереп булмады», – дип көлә-көлә сөйли ул.
Биюче югалып калмаган, матур итеп сәхнә артына кереп киткән. Фирдүс: «Нәрсә булды?» – ди. Мин чалбарны күрсәттем. «Китер монда», – ди. Бөтен залга күрсәтте. Залда акырып көлделәр. Сәхнәдә шундый хәлләр дә була», – дип язган ул.
Свежие комментарии