На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Блогер Айназ Габидуллина: «Мулрак яшәгән саен, коймалар да биегрәк»

Әлмәттә яшәүче блогер Айназ Габидуллина үткен телле видеолар аша халыкка әйтәсе фикерен җиткерә. Бу юлы ул уй-фикерләрен шигырь юлларына салган. Блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Мөстәкыйль заман» дигән шигырен укый.

Блогерны тыңлаучылар ачы дөреслектән хәтта «балавыз сыккан». «Бик дөрес сүзләр, күңелгә үтеп керде, битем буйлап яшь тәгәри», «син хаклы» кебек комментарийлар өчен блогер «бик югары бәя бирүегез өчен рәхмәт» дип җавап биргән.

«Әллә мин искелек калдыгы,

Әллә дөрес бу уем –

Элек чынрак кебек иде

Кеше дә, эш тә, уен.

Бала саен телефон юк,

Какой телефон – сәпид!

Бик кадерле була иде

Сирәк эләккән кәнфит…»

 

Ссылка на первоисточник
наверх