Сочида 8 яшьлек малайның кулында петарда шартлаган, аның кулы һәм күзе имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Яңа ел бәйрәмнәре Сочида яшәүче гаилә өчен фаҗига белән тәмамлана. 6 гыйнварда әнисе эштә чакта бала петарда аркасында имгәнә.
Әни кеше полициягә гариза яза, ул баласы янында петарда шартлавын әйтә.
Ачыкланганча, бала өйдә үзе генә була. Әнисе эштә чакта, ул пиротехника белән уйный. Петардага ут каба, ул баланың кулында шартлый.
Бала җитди имгәнә, кулы яралана, күзенә зыян килә. Аны хастаханәгә салганнар.
Тикшерү эшләре бара.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехника белән сак эш итәргә, иминлек чараларын истә тотарга чакыра. Фейерверклар һәм петардаларны зур ачык мәйданда гына җибәрергә ярый. 100 м радиуста янгын чыгу куркынычы булган әйберләр, шул исәптән автотукталышлар һәм гаражлар булмауга инанырга кирәк. Пиротехниканы ябык биналарда, көчле җил булганда куллану катгый тыела, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии