На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Ходай сиңа оҗмах бүләк итсен» - җырчы Айрат Сафинның якын кешесе вафат

Татар эстрадасы җырчысы Айрат Сафин гаиләсенә кайгы килгән. Аның әбисе вафат.

«Кайчандыр бу көн килергә тиеш иде. Сау бул, сөекле әбием, бәхетле балачагым өчен рәхмәт сиңа. Син безгә үрнәк булдың , Ходай сиңа оҗмах бүләк итсен», – дип бәхилләшә җырчы якын кешесе белән социаль челтәрләрдә.

Фәймә апа әле узган ел ахырында гына 100 яшен тутырган иде.

Айрат Сафин үзе һәм якыннары өчен бик тә кадерле булган әлеге җылы бәйрәмнән мизгелләр белән дә бүлеште. Фәймә апаның олы юбилеен балалары, бихисап күп оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелып, зур мәҗлес ясап бәйрәм иттеләр.

Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Җырчы Айрат Сафин 98 яшьлек әбисеннән тормышның мәгънәсе ни булуы турында сорашкан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх