Татар хатын-кызлары өчен тәүге «30-40-50» проектының беренче составында Зөлфия Вәлиева, Венера Аитова һәм Олеся Лесная иде. Проектның идея авторы Венера Аитова «Интертат»ка Олесяның китүе, аның урынына Гүзәлия Хөснетдинова килүе турында хәбәр итте. Олесяның проекттан китүенең сәбәбен үзеннән сораштык.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«30-40-50» проектыннан китүегезнең сәбәбе нидә?
Кыска гына итеп әйткәндә, бу – минеке түгел. Әгәр нәрсәдер минем күңелемә хуш килми икән, мин аны эшли алмыйм. Проектны начар димим, ул – яхшы, социаль яктан хатын-кызлар өчен бик кирәкле. Безнең татар подкастлары алар бик әз, шуңа күрә мин бу проектны хуплыйм һәм, аның киләчәге булсын, дигән теләктә калам. Зөлфия апа белән дә, Венера белән дә бернинди конфликтларыбыз чыкмады, без яхшы мөнәсәбәттә. Венера белән шалтыратыштык та, бу проектның «минеке түгел» икәнен аңладым. Мин үз-үземне үгетләп, әйдә инде эшлә, дип кенә эшли алмыйм. Үзем иҗат кешесе буларак, миңа беренче чиратта ошарга тиеш. Проектка үсеш телим, алар минем урынга бик матур кызны алганнар. «Незаменимых людей не бывает», шуңа күрә мин шат кына. Аларга уңышлар теләп калам.
Бәлки, бу проект минем шәхси брендымны тагын да үстерергә ярдәм итәр иде. Шул ук контент ягыннан, анда килгән кунаклар белән тегене, моны төшереп була иде. Тик аның өчен генә күңелемә хуш килмәгән проектта эшлисем килми. Мин һәрвакыт үземне сайлыйм, эчке халәтемне тыңлыйм, ул миңа ничек куша – шулай эшлим.
Киләчәктә башка проектларга чакырсалар, катнашыр идегезме?
Ошаса, әлбәттә.
Бәлки, үзегез дә берәр проект башлап җибәрерсез?
Бик шәп булыр иде, тик әлегә белмим. Башка «типсә», бик тиз алынам мин аңа.
Рәхмәт, Олеся. Уңышлар сезгә!
«30-40-50» проекты турында укыгыз.
Свежие комментарии