На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

«Һomay» җыры белән танылган «Ay Yola» төркеме артистларына мактаулы исемнәр биреләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Ay Yola» төркеме музыкантларына мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Безнең республикабыз мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Уфадагы «Ay Yola» этномузыкаль төркеме «Һomay» хиты белән дөньякүләм чартларның иң югары баскычына менде - дигән Радий Хәбиров.

Булдыралар, миңа да шулай дигән хәбәрләр килеп тора. Бу җырны язган артистларның күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Башкортстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен котлыйм һәм рәхмәт белдерәм», – дигән ул дүшәмбе киңәшмәсендә.

Иҗади казанышлары өчен төркемнең музыканты Ринат Рамазановка — «Башкортстан Республикасының халык артисты», әтиле-кызлы Адель һәм Руслан Шәйхетдиновларга — «Башкортстан Республикасының атказанган артистлары» дигән мактаулы исемнәр биреләчәк.

« Ay Yola» төркеменең дөньякүләмендә танылган җыры «Урал-батыр» башкорт халык эпосына нигезләнеп язылган. Миллионлаган караулар җыйган җыр мифик зат – Хомай кошы турында. Ул төп геройга явыз көчләр белән көрәшергә ярдәм итә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх