На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Хуҗасының кулына чолганган»: Елан асраучы хатын үз йорт хайванының корбаны була язган

28 май Новороссийск коткаручыларының хәтерендә озак сакланачак. Чәршәмбе кич диспетчерларга гадәти булмаган чакыру килә. Аларга бер хатын шалтырата. Ул авырлык белән генә сөйләшә, чөнки бер кулында йорт хайваны – елан асылынып торуын әйтә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Отряд шунда ук чакырылган адреска юл тота.

Фатирда аларны курыккан хуҗабикә каршы ала, аның кулын чыннан да елан чолгап алган була. Хатын-кызга куркыныч яный. Елан аның кулын тешләгән, аннары чолгап алган һәм кулын буа башлаган була.

Еланнар мускул көче ярдәмендә корбаннарын кыса, хәтта аның кан әйләнеше туктала. Нәтиҗәдә аларның корбаннары бик каты авырту сизмичә дә үлә.

Коткаручылар хатынның кулыннан еланны алуга ирешә. «Ашыгыч ярдәм» чакырталар һәм еланны кире вольерга урнаштыралар.

Новороссийск коткаручыларына мондый хәл белән беренче тапкыр очрашырга туры килгән. Бәлки, соңгысыдыр да. Чөнки 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә өйләрдә тотырга тыелган хайваннарның яңартылган исемлеге гамәлгә керә.

Моннан соң крокодиллар, агулы еланнар, шулай ук эре еланнар һәм питоннарны өйдә асрарга ярамаячак. Шул ук вакытта 2020 елның 1 сентябренә кадәр сатып алынган экзотик хайванны үзе үлгәнче өйдә тотарга мөмкин булачак.

Шуны да әйтергә кирәк, экзотик хайван кешегә һөҗүм иткән очракта, аның хуҗасына карата җинаять эше кузгатыла, ләкин аның гаебе саксызлык буларак кына карала.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх