На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Чәй серләре: кайсы төре иң файдалы?

Галимнәр чәйнең иң файдалы төрен ачыклаганнар - һәм ул кара чәй түгел. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Татарстан халкы өчен чәй ул - милли мәҗлесләр өстәленең аерылгысыз бер өлеше. Татарлар чәйгә бөтнек, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, юкә чәчкәләре һәм гөлҗимеш өстәп, үзләренең уникаль татар купажын булдыра.

Татарларга Һиндстаннан яфраклы кара чәйне (байховый), Идел буе Болгарын яулап алганда, монголлар керткән, дип санала.

Галимнәр раславынча, сәламәтлек өчен иң файдалы чәй - ак чәй. Ул үзе кара чәй җитештерелә торган үсемлектән ясала. Аерма бары тик яфракларны эшкәртү ысулында гына. Ак чәй өчен яшь бөреләр кулланыла. Алар минималь эшкәртүгә дучар була, шуңа күрә аларда С, В1, Р витаминнары, эфир майлары күбрәк дип саклана. Моннан тыш, бу чәйдә кофеин минималь дәрәҗәдә кала.

Яшел һәм ак чәйне 75-80 градустан югары булмаган температурада кайнатырга кирәк. Бу очракта аларның барлык файдалы матдәләре максималь дәрәҗәдә сакланып кала. Экспертлар чәйне алдан әзерләп куярга киңәш итми, чөнки мондый эчемлекнең файдасы юк, диләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх