Блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың әнисе һәм әбисе кунакка килгән. Гөлия аларга яңа алган келәмен күрсәтә. Әбисе генә бәяләп бетерми.
– Келәм алдым бит, килешеп бетмиме?
– Бигрәк матур, моннан да матуры юк идеме? (Әбисе ошатмавын сиздереп әйтә).
– Чәчәкләре булмагач, ошамыймы?
– Монда бит аякка йомшак әйбер бар иде.
– Бернәрсә юк иде. Матур бит, бу төсе – диванга, монысы – мендәрләргә, бусы идәнгә туры килеп тора.
– Ничә сум?
– Кыйммәт түгел. Күпме дип беләсең?
– 1-2 мең сум...
– 16-17 мең сум.
– Әстәгъфируллаһ! Өстәл өсте кадәр әйбер инде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии