Җырчы Ландыш Баһави гаиләсендә бик зур һәм куанычлы вакыйга булган. Алар бу көннәрдә төпчек кызлары Илүзәне кияүгә биргәннәр.
«Икенче кызыбызны да яңа тормышка бирдек! 2025 елның 25 июне бәхетле, истәлекле көн булып калсын! Мәхәббәтле тормыш, балалар», – дип язды ул социаль челтәрләрдә, яшьләрнең никах туеннан матур кадрлар урнаштырып.
Ландыш Баһави тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерде. Олы кызларының инде үз гаиләсе бар, ул үзе дә 3 кыз бала әнисе.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии