Бакча кишәрлекләрен корткычларга каршы химикатлар белән дөрес эшкәртмәгән өчен 20 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Закон бакчада корткычларга каршы мөстәкыйль көрәшүне тыймый. Әмма төп момент - ул куркынычсызлык. Әгәр сез моны үз көчегез белән эшлисез икән, пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану өчен билгеләнгән кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәргә тиешсез.
Төп шарт - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда куллану өчен рөхсәт ителгән препаратларны гына куллану һәм инструкцияләрне төгәл үтәү», - ди адвокатлар коллегиясе башлыгы Дмитрий Григориади.Аның сүзләренчә, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен 1-2 мең сум күләмендә штраф каралган.
Белгеч Кирилл Савоськин әйтүенчә, шәхси участокларда профессиональ дезинсекция һәм авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән препаратларны куллану тыела. Еш кына аларда «профессиональ куллану өчен» яки «авыл хуҗалыгы өчен генә» дигән маркировкалар була.
Григориади шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланган өчен билгеләнгән кагыйдәләр һәм нормалар булуын әйтә. Аларны бозган өчен 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф салына.
Әгәр участокны эшкәртү күршеләрнең сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян китерә икән, закон буенча бу зыянны да капларга туры киләчәк.
Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Наталия Скрябина кишәрлекне пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү хайваннарга да зыян китерергә мөмкин, дип кисәтә. Закон буенча, эшкәртер алдыннан, мәсәлән, күрше умартачыларны алдан ук кисәтеп куярга кирәк.
Юристлар ассоциациясе вице-президенты Владимир Кузнецов сүзләренчә, пестицидлар белән эшләгәндә санитар-эпидемиологик таләпләрне һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу шулай ук җирне бозу дип квалификацияләнергә мөмкин, моның өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Кайбер дача участокларын корткычларга каршы эшкәртү гомумән тыела, дип кисәтте Григориади. Бу эчә торган һәм хуҗалык-көнкүрешне тәэмин итә торган су чыганаклары янындагы бакча кишәрлекләренә кагыла. Әйтик, әгәр эшкәртү кое яки скважина янында башкарыла икән, моның өчен хокук бозучыга 3 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии