Казанның «УРАМ» экстрим-паркында һәм Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында Халыкара яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм «Бел, ярат, горурлан, арттыр» дигән гомуми концепция белән оештырылган иде. Чараларда журналистыбыз Юлай Низаев та эшләде.
Татарстан яшьләр эшләре министры: «Үзләрен күрсәтәсе килгән яшьләр өчен күптөрле мәйданчыклар оештырылды»
Чарада Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков та катнашты.
«Нәкъ шундый бәйрәм чаралары Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләрендә дә оештырылган. Монда актив, үзләрен күрсәтәсе килгән яшьләр өчен күптөрле мәйданчыклар эшли. Эш табарга теләүчеләр өчен карьерага багышланган мәйданчык эшли башлады. Анда җиңел һәм авыр сәнәгать өлкәләре, химик һәм социаль тармаклар белән танышырга һәм эш урыны табарга мөмкин. Шул ук вакытта спорт ярышлары бара. Яшьләр үзләренең сәләтләрен, осталыкларын ачарлык мәйданчыкларга килә», — дип белдерде министр журналистлар белән аралашканда.

Фото: ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте
Министр ассызыклаганча, Яшьләр көненең бәйрәм чараларында катнашучы партнёрлар саны ел саен арта, ул аларга рәхмәт сүзләре әйтте.
«Һәр яшь кешегә үзен бу тормышта табуын телим. Моның өчен мөмкинлекләр бихисап. Ә без – Яшьләр эшләре министрлыгы һәр яшь кешегә ярдәм итәргә әзер, – диде министр.
Чарада Казанның югары уку йортлары да үз мәйданчыкларын оештырган. Аларда төрле уеннар, мастер-класслар һәм квестлар бара. Бәйрәм тантанасында грантлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булды.
Казансу яры буендагы бәйрәмне тамаша кылганда Казан дәүләт мәдәният институтының 2нче курс студенты Айсаф Әхмәтханов баянда уйнап басып тора иде.
Әнә ничек күңелле итеп баянда уйный ул!. Җитез, матур итеп үзебезчә көйләр агыла. Халык та, дәртле татар көйләрен ишетеп, биергә чыга.«Яшьләр өчен Татарстаныбызда бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Төрледән-төрле күңелле һәм мавыктыргыч чаралар еш булып тора. Яшьләрнең бөтен матур хыяллары тормышка ашуын телим. Баянга карата мәхәббәт әтиемнән күчкәндер. Хәзер исә бу музыкаль инструмент — тормышымда тугры юлдашым», — ди Теләче якларыннан булган студент егет.
Биредә Казан федераль университеты да үз мәйданчыкларын булдырган. Анда шактый актив егет-кызлар төрле кызыклы уеннар үткәрде, биремнәр үтәдек.
«Казан федераль университеты берничә локация әзерләде. Интерактив зона. Биредә катнашучылар төрле тукталышларда сорауларга җавап бирә һәм биремнәр үти, баллар җыялар», — дип сөйләде университетның яшьләр сәясәте департаменты бүлеге җитәкчесе Анастасия Чернышева.
Әңгәмәдәшем билгеләп үткәнчә, монда югары уку йортының күпчелек активистлары катнаша.
«Кызыклы һәм файдалы мастер-класслар да оештырдык. Мәсәлән, кемнәр тели, шопперга сурәтләр төшереп, аннары үзләренә аны алып китә ала. Гомумән безнең университетта студентларның бик күп оешмалары уңышлы гына эшли. Барлык яшьләргә зур уңышлар телим. Һәрвакыт Татарстанның лаеклы гражданнары булсыннар», — дип ассызыклады ул.
Әйтергә кирәк, КФУга укырга керергә теләүчеләр өчен кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик белән ифрат дәрәҗәдә файдалы очрашу да булды.
«Сез киләчәктә дә республикабыз һәм илебез хакына эшләячәксез»
Халыкара яшьләр көне уңаеннан Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында бәйрәм концерты оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да булды. Концертта заманча җырлар яңгырады, бүгенге көн яшьләренең кумирлары булган сәхнә йолдызлары чыгыш ясады.
«Беренче чиратта, республикабызның барлык яшьләрен Яшьләр көне белән котлыйсы килә. Бүген без монда җәмгыять үсешенә аерым өлеш кертүчеләрне бүләклибез. Муса Җәлил исемендәге премия – иҗат кешесе өчен зур танылу. Ышанам ки, Сез киләчәктә дә республикабыз һәм илебез хакына эшләячәксез», - дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларына тантаналы төстә медальләр тапшырды. Лауреатлар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыйм дә бар.
«Сүз дә юк, сине Республикабыз бүләгенә лаек дип тапканнар икән — бу олы куаныч һәм зур җаваплылык. Иҗатыңны күреп, вакытында бәя бирсәләр, иңнәргә канат үсә, тагын да күбрәк һәм яхшырак итеп язасы килә башлый. «Милләтемә файда китерерлек эшләр башкарырга насыйп итсәң иде, Ходаем», дип телим. Быелгы барлык җиңүчеләрне котлыйм! Бер-беребез өчен сөендек. Әлбәттә, язучылар арасында лаек булып та, бу мәртәбәле бүләкне ала алмый калучылар бар. Яшьләрнең яше тагын арттырылды бугай. Әлеге яңалык Муса Җәлил премиясен алу буенча булса да аларга ярдәм итсен иде», — ди Дания.
Дания Нәгыйм әлеге премиягә татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм «Бөртекләп җыелган гомер» китабы, «Күңелгә илһам килә» җыентыгы өчен лаек булган. Шулай ук быел бу премияне театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен берьюлы ике кеше – Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин һәм «Әкият» курчак театрының курчак остасы Айвар Гыймаев алды. Музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең пианисты, махсус фортепиано кафедрасы мөдире Зөлфәт Фәхразиевка бирелде.
Сөләймановны диджей ролендә күрдек, яшьләр яратып тыңлаган җырларны ишеттек
Концерт барышында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановныңны диджей пульты артында да күрә алдык.
«Бу инде шундый матур традиция — Яшьләр көнен ачык мәйданчыкларда бәйрәм итү. Яшьләребезгә бездә булган мөмкинлекләр хакында сөйлибез. Ике көн дәвамында Татарстан муниципалитетларында бәйрәм чаралары үтә. «Алдынгылар хәрәкәте» дә аерым мәйданчык әзерләде. Хәрәкәтнең һәрбер юнәлеше белән таныштыру каралган. Шулай ук Казан мэриясе яшьләр өчен мөмкинлекләрне тәкъдим итә», — диде Сөләйманов.
Нинди теләкләрдә каласыз, Тимур Җәүдәтович?
Безнең яшьләр бик актив, алар бик шәп! Яшьләр ачык булсыннар иде, кыю адымнар белән алга барырга теләр идем. Чөнки яшь чак — энергиягә, төрле идеяләргә бай чак. Ә безнең Татарстанда, Казанда идеяләрне, максатларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп. Яшьләр алга таба республика үсешенә өлешләрен кертсен иде.
«ZARINA x Malsi» чыгышыннан соң җырчы ZARINA да фикерләре белән бүлеште.
«Минем инде иң зур теләгем — яшьләребез татарча музыканы күбрәк тыңласын. Әлбәттә, халык көйләрен генә түгел, башка жанрдагы җырларны да. Мин үзем бүген «Хомай»ны җырладым, беләм башкортларның да бу җыры бар. Һәрвакыт әйтәм: беркайчан чагыштырмагыз! Һәрвакыт бөтен җырларга йөрәкләребез ачык булуын теләр идем», — дип ассызыклады ул.
Шулай ук ул әлегесе вакытта сәхнәгә еш чыкмавын да әйтте.
«Бүген минем өчен мөһим чыгыш булды, чөнки улым да тамашачылар арасында булды. Ул сәхнә янында үсә. Ләкин бүгенге көндә минем бик зур чыгышларым юк. Музыка белән элеккечә күп итеп шөгыльләнмим. Әмма яшь тамашачыга Ислам Вәлиев белән иҗат иткән җырларны тәкъдим итә алуым белән горурланам», — диде ул.
Концерт тамашасының хедлайнеры Дора иде. Яшьләр исә аны 13.00 сәгатьтән үк көтте. Аның чыгышы 21.00 сәгатькә билгеләнгән иде. Шуңа да кичкә таба яшьләр агылды гына паркка.
Заман яшьләре көндәлек яшәешкә яңа сулыш өрергә бурычлы, диләр. Бу һәрвакытта шулай булган, алда да дәвам итәчәк әле, дигән уй-фикердә калдым Яшьләр көненнән соң янә бер кат тәэсирләрне барлагач та.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии