Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышы булды. Президиум утырышның көн тәртибенә кертү өчен 22 мәсьәлә тәкъдим итте, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайланды
Дәүләт Советының җиденче утырышында республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьялары сайланды, шулай ук ике суд участогына җәмәгать судьялары вазыйфаларын йөкләү турында Карар кабул ителде.
Аларның кандидатуралары Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан тәкъдим ителде.ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров депутатларны комитет карары белән таныштырды һәм тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.
Дәүләт Советы өч елга Алия Сафиуллинаны (Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогына), Айрат Хәмидуллинны (Яшел Үзән суд районы буенча 8 нче суд участогына), Рөстәм Гатауллинны (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогына), Ләйсән Ушакованы (Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогына), Роберт Вәлиуллинны (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 13 нче суд участогына), Рифат Габбасовны (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогына) җәмәгать судьялары, ә Рөстәм Сәлаховны вәкаләтләр срогын чикләмичә Биектау суд районы буенча 1 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп сайлады.
Депутатлар шулай ук отставкадагы судьялар Вера Мараткановага һәм Гүзәл Яхинага Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы һәм 10 нчы суд участоклары буенча бер елга җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкаруны йөкләделәр.
Альберт Хәбибуллин: «Дәүләт Советында махсус операциядә катнашучыларның сайлау хокуклары мөһим»
Татарстан Дәүләт Советы РФ Дәүләт Думасына сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында Федераль законның 33 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасын җибәрә. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Республика депутатлары хезмәт урыннарын калдыру мөмкинлеге булмаган хәрби хезмәткәрләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга башка затлар аша депутатлыкка кандидат булырга ризалык бирү турында гариза бирергә рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Шул рәвешле аларның сайлау кампанияләрендә катнашу мөмкинлекләре арта.
Хәзерге вакытта федераль законнар нигезендә хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр кандидатлар итеп күрсәтелергә мөмкин. Кандидат сайлау комиссиясенә тиешле сайлау округы буенча чыгарга ризалык бирү турында язма гариза кергәннән соң күрсәтелгән дип санала. Шул ук вакытта кандидат күрсәтү өчен гаризаны һәм башка документларны шәхсән үзе тапшырырга тиеш. Кандидатның авыруы яки аның сак астында булуы гына искәрмә булырга мөмкин. Бу чакта гаризада кандидат имзасының дөреслеге нотариаль рәвештә медицина оешмасы яисә шикләнелүче һәм гаепләнүче затлар сак астында тотыла торган учреждение тарафыннан таныкланырга тиеш.
Федераль законда хәрби хезмәт узучы һәм хезмәт урынын калдыру мөмкинлеге булмаган хәрби хезмәткәрләр өчен (мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучылар) башка затлар аша документлар тапшыруны күздә тота торган нормалар юк. Моңа бәйле рәвештә хәрби хезмәткәрләр сайлау комиссияләренә документлар тапшыру һәм, димәк, депутатлар булып сайлану мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.
Татарстан парламентарийлары, депутатлыкка кандидатлар буларак күрсәтү өчен башка затлар аша сайлау комиссияләренә документлар тапшыру мөмкинлеген билгеләп, әлеге законнардагы бушлыкны бетерергә тәкъдим итә.
Эшләнгән закон чыгару инициативасы, профильле комитет башлыгы әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә, махсус операциядә катнашучыларның дәүләт идарәсе органнарына, шул исәптән муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына интеграциясен арттыра.
«Бу хокукый инициатива гына түгел, ә Ватанны саклаучыларның хокукларын ныгытуга һәм казанышларын тануга таба тагын бер адым, – дип басым ясады Дәүләт Советы закон инициативасын тәкъдим итеп, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. – Махсус хәрби операциядә катнашучылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, илнең иминлеген яклыйлар, һәм безнең бурыч – аларның хокукларын, шул исәптән сайлау хокукларын да гарантияләү. Документларны башка затлар аша тапшыру мөмкинлеге – Ватанны саклаучыларга сәяси тормышта катнашуның тигез шартларын тәэмин итә торган кирәкле карар. Әлеге законны кабул итү аларның казанышларын хуплау һәм дәүләт тарафыннан тану чагылышы булачак».
Дәүләт Думасында әлеге закон проекты буенча Татарстан Дәүләт Советы позициясен рәсми рәвештә республикадан сайланган Россия парламентының түбән палатасы депутаты Айрат Фәррахов тәкъдим итәчәк.
Татарстан Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде
Дәүләт Советы утырышында республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Россия Бюджет кодексы нигезендә республика законнарын тәңгәлләштерү максатларында эшләнгән.
Федераль закон белән Россия Федерациясе Бюджет кодексына казначылык инфраструктура кредитлары турындагы яңа 939 статья өстәлгән. Казначылык инфраструктура кредитлары, федераль бюджет турындагы федераль законда казначылык инфраструктура кредитлары бирү каралган очракта, федераль казначылык тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджетның бердәм счетындагы вакытлыча тотылмый торган акчалар исәбеннән унбиш елга кадәрге срокка бирелә.
«Кредитлар бирү максатлары һәм алардан файдаланган өчен түләү күләме федераль бюджет турындагы закон белән билгеләнә, – дип аңлатты Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин документны тәкъдим итеп. - Шулай ук бюджет кытлыгының иң чик күләмен һәм Россия Федерациясе субъектының дәүләт бурычының иң чик күләмен алынган казначылык инфраструктура кредитлары суммасына арттыру мөмкинлеге дә каралган».
Моннан тыш, субъектларның эчке дәүләт хисаплашуларын гамәлгә ашыру максатларына, шул исәптән, инфраструктура бюджет кредитларын һәм казначылык инфраструктура кредитларын җәлеп итеп инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүне дә кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук Казначылык инфраструктура кредитлары бирелгән очракта, шулай ук бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертмичә генә җыелма бюджет язмасына үзгәрешләр кертү өчен нигезләрне төгәлләштерү дә күздә тотыла.
Россия Федерациясе Бюджет кодексының әлеге үзгәрешләре хәзер Татарстан Республикасы Бюджет кодексында исәпкә алынды.
Сәрия Сабурскаяга махсус операциядә катнашучылардан бер елда 2,5 мең мөрәҗәгать килгән
Узган ел махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 2,5 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән. ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында омбудсмен Сәрия Сабурская шул хакта хәбәр итте.
«Һәр мөрәҗәгать безнең тарафтан кыска вакыт эчендә каралды, мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән максималь чаралар күрелде. Без гариза бирүчеләр белән даими элемтәдә тордык, аларга күрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткердек», – дип сөйләде ул. Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, РФ Саклану министрлыгы һәм федераль омбудсмен белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә ватандашларны әсирлектән кайтару, хәрбиләрнең кайда икәнен ачыклау мөмкинлеге туган.
Омбудсмен сүзләренчә, контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган акчаны вакытында түләү мәсьәләләре хәл ителгән.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә безнең игътибар үзәгендә булды, алар белән мин атна саен диярлек очраштым. Мәсәлән, ноябрьдә махсус хәрби операциядә катнашучыларының әниләре белән Әниләр көненә багышланган очрашу оештырылды. Махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларыннан мөрәҗәгатьләр алып, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, «Ватанны саклаучылар» фонды белән хезмәттәшлек иттек», – дип белдерде ул.
Сәрия Сабурская искәрткәнчә, бу эшне дәвам итәргә кирәк, бигрәк тә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында.
«Шул исәптән яңа төбәкләрнең Кеше хокуклары буенча төбәк вәкилләре белән бергә Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан, Украинадан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм күрсәтү эше дәвам итте. Алар ярдәмендә гражданнарның мәнфәгатьләрен күздә тоткан кирәкле мәгълүмат алдык», - дип сүзен төгәлләде Сәрия Сабурская.
Чит ил гражданнары тарафыннан балаларны уллыкка алу кагыйдәләре үзгәрә
Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 16 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Кодекс нигезләмәләр белән тулыландырыла, алар нигезендә медицина катнашыннан башка җенесне алмаштыру һәм шәхесне таныклый торган документларга әлеге гражданнарның җенесе турында үзгәреш кертү рөхсәт ителгән дәүләтләр гражданнары булган затлар, һәм даими яшәү урыны күрсәтелгән дәүләтләрдә булган гражданлыгы булмаган затлар балаларны уллыкка (кызлыкка) алучылар, шулай ук опекуннар (попечительләр) була алмыйлар.
Инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертелде
Дәүләт Советы утырышында өч укылышта инвестиция эшчәнлеге турында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде.
«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итеп, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев документның республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгәнлеген билгеләп үтте. Закон белән капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турындагы килешүләр кысаларында гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү шартлары һәм тәртибе төгәлләштерелгән.
Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр, аерым алганда, инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмаларның төп объектны, шулай ук тәэмин итүче яисә тиешле инфраструктуралар объектларын булдыру (реконструкцияләү, модернизацияләү) өчен җәлеп ителгән кредитлар һәм заемнар буенча процентларны, облигация заемнары буенча купон керемен түләүгә чыгымнарын каплау күрсәтелгән заем акчаларына карата турыдан-туры дәүләт ярдәме чаралары бирелмәгән очракта гына гамәлгә ашырыла дип карала.
Устав (җыелма) капиталында чит ил юридик затларының турыдан-туры яисә читләтеп катнашу өлеше 25 проценттан артык булган Россия юридик затларына инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары бирелмәячәк дип билгеләнә.
Инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары өлешендә бирелә торган субсидияләрнең һәм түләнгән салымны кайтаруның иң чик күләме турындагы нигезләмә беркетелә.
Оешма чыгымнарын каплау өчен өстәмә шартлар, шул исәптән фактта тотылган чыгымнар турында Федераль казначылык бәяләмәсе булу зарурлыгы да күздә тотыла.
Чыганак: Татарстан Республикасының Дәүләт советы сайты
Свежие комментарии