На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Икесе дә тулысынча пластика икән». Артистларның яшь чактагы фотолары

«Барс Рекордс» компаниясе социаль челтәрләрдә артистларның яшь чактагы фотоларын күрсәтте. Бу җырчылар арасында Иркә, Алсу Фазлыева, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Ильмира Нәгыймова, Гөлназ Асаевалар бар. Аларның күбесе элек компания белән актив хезмәттәшлек иткән иде.

«Ничек уйлыйсыз – бу ничәнче елгы фотолар?

» – дип сорыйлар алар язылучыларыннан. Дөрес, бу сорауга төгәл генә җавап бирүче булмаган. 2007 еллар дип тә, 2010 түгелме икән, дип тә фаразлаганнар.

Халык бу еллар эчендә артистларның ничек үзгәрүенә дә шаккаткан. Мәсәлән, берәү Иркәне Рузилә Хәйретдинова белән бутаган. «Иркәнең кызы Айсылу үзенең копиясе икән», – дигән фикер дә язып калдырганнар.

Аеруча Илсөя Бәдретдинова белән Ильмира Нәгыймованың бүгенге көндә бөтенләй башка кеше булуларын билгеләп үткәннәр. «Икесе дә тулысынча пластика икән», – диләр алар турында.

Ә сез ничек уйлыйсыз, кайсы артистлар аеруча нык үзгәргән?

 

Ссылка на первоисточник
наверх