На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Рамилә Хәйретдинова: «Уразага керер алдыннан, бүген әтине МКДЦга алып килде җизни...»

Җырчы Рамилә Хәйретдинова үзенең сәхифәсендә дингә, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга өндәгән язмаларны бик күп урнаштыра. Алар тормыш иптәше, алып баручы Рамил Хәйретдинов белән күптәннән дин юлында.

«Шатланып, шөкер итеп, бу вакытта үзем генә чәй эчеп утырам. Ничә айлар буе әтине ашказаны борчыды. Үтмәгән табиб калмады инде.

Уразага керер алдыннан, бүген әтине МКДЦга алып килде җизни. Бар да яхшы.

Менә ничек ышанмаска инде Аллаһы Тәгаләнең бар икәненә. Мең шөкер!» – дип яза Рамилә бу юлы да үзенең сторисларында.

Рамилә Хәйретдинова язылучыларын вәгазьләр тыңларга, дөрес юлга басарга өнди.

«Вәгазь сөйли башласалар, мин иң беренче булып килеп утырам. Шул вәгазьләр аша үз-үземне тәрбиялим, үсәм, тормышка җиңелрәк карарга өйрәнәм. Кичәгеләре – ихласлык, рия, «показуха» турында булды.

Укыган намазларыгыз, биргән сәдакаларыгыз, эшләгән изге гамәлләрегез җәннәткә керер өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш, диделәр. Шул вакытта сез ихлас булырсыз, иншәаллаһ. Ул да сезгә якынаер», – дип яза җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх