На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Ботаника бакчасыннан дөньядагы иң сасы чәчәкне урлаганнар

Германиядә «Ромбергпарк» ботаника бакчасыннан дөньядагы иң сасы чәчәкне урлаганнар. Титаник аморфофаллус бүлбесе чәчәк ату вакытында үләксә «хуш исе» чыгара. Бу хакта Der Spiegel журналы хәбәр итте, дип яза РЕН ТВ.

Бүлбенең авырлыгы якынча 20-30 килограмм тәшкил иткән, хезмәткәрләр үсемлекне Давид дип атаган.

Билгесез кешеләр чүлмәктән чәчәк тамырын казып алган. Ботаника бакчасы шикаять биргән.

«Давидны урлаулары безнең өчен авыр югалту булды. Дортмундта яшәүчеләрнең күбесе икенче чәчәк атуны көтә иде. Без, караклар үкенер һәм Давидны кире кайтарыр, дип өметләнәбез», – дигән ботаника бакчасында эшләүче.

Үсемлек чәчәк аткан вакытта, 2018 һәм 2021 елларда, «Ромбергпарк»ка меңләгән турист килгән. Ботаника бакчасы хезмәткәрләре, караклар үсемлекне кире кайтарыр, дип өметләнә, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх