На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Татарстанда сыер, ана кәҗә һәм кәҗә бәтиләрен асрау өчен субсидия алып була

Татарстанда савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм 1 яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен асрау өчен субсидия бирәләр. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм 1 яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана.

Гаризалар 2025 елның 14 октябреннән 24 октябренә кадәр «Минем субсидияләр (»Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Субсидияләр 1 савым сыерына 6300 сум, ана кәҗәгә һәм кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган, диелә хәбәрдә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8801).

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх