
Кичә кич Лилия Муллагалиева Санкт-Петербургтан Казанга кайтты. Аэропортта аны гаиләсе, иҗатташ дуслары каршы алган.
Айгөл Бариева социаль челтәрдә аэропортта көтү мизгелләре белән дә уртаклашты. «Ярты сәгатьтән кайтып җитә. Без, сюрприз ясап, аны каршы алабыз», – дип сөйли ул. Кызлар шарлар, күчтәнәчләр белән килгәннәр.
Лилия Муллагалиеваны алар җырлар белән каршылый. Кочаклашалар, сөенәләр. «Син – герой» – диләр. Бу мизгелләрдә Лилия Муллагалиева күз яшьләрен дә тыеп кала алмый.
Һәм менә Лилия Муллагалиева янына чәчәк бәйләме күтәргән балалары йөгереп килә, аннан тормыш иптәше кочаклый.
«Күз яшьләре шатлыктан гына булсын», – дигән сүзләр ишетелә.

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии