На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Яшь дирижер Айдар Ниязов: «Милли мәдәнияттә энтузиастлар күп»

Музыкант, дирижер Айдар Ниязов «Интертат» хәбәрчесенә сирәк билгеле булган әсәрләрне эзләп табуы, Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестиваленең үзенчәлеге һәм милли мәдәнияттә энтузиастлар барлыгы турында сөйләде.

Казан Ратушасында дирижер, музыкант Айдар Ниязов инициативасы белән Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестиваленең гала-концерты булды.

Кичәдә Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры чыгыш ясады. Фестивальнең оештыручысы кичәдән соң «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага фикерләре белән уртаклашты.

– Безнең милли мәдәнияттә энтузиастлар күп. Алар төрле өлкәләрдә эшли. Кемдер үз архивын туплый, мәсәлән. Элекке, йә булмаса сирәк билгеле булган, күптән уйналмаган әсәрләр буенча бер система юк. Мин ул әсәрләрне кире торгызам дип тә әйтә алмыйм, чөнки әлеге әсәрләрнең күбесен эзләп табып була, ләкин алар башкарылмый гына. Татарстан Милли китапханәсендә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе китапханәсендә бик күп шундый ноталы җыентыклар бар. Ул ачык кулланылышта. Әсәрләр ешрак яңгыраса, яздырылса иде, дигән теләк бар.

Сирәк яңгыраган әсәрләрнең әһәмиятле булуын халыкка аңлатып торасым килми, аңлаганнар – аңлый. Моның сере бик гади – тамашачыларны тәрбияләргә генә кирәк. Безнең үз тамашачыбыз булырга тиеш, дигән бурыч куйдым мин. Телисеңме-теләмисеңме, татар интеллигенциясе бар һәм без аларны үзебезгә җәлеп итәргә тиешбез.

Мисал өчен, хәзер халык Сергей Рахманиновның әсәрләрен күп тапкырлар тыңлый ала. Хәтта Казанда да аның әсәрләреннән торган концертлар була, концерт кичәләрендә алма төшәрлек тә урын калмый. Рахманиновның әсәрләрен бөтен дөнья буйлап уйныйлар, яңгыраталар. Чөнки кайчандыр аның әсәрләрендә бер буын тәрбияләнгән. Хәзер теге яки бу әсәр яңгырый яки яңгырамый, дип әйтсәләр дә, әсәрләрнең даими яңгырап торуы мөһим. Кеше өчен бар нәрсә дә яңа кебек тоела. 50 елдан соң шушы әсәрләрне тыңлар өчен халык хәзер кичәләргә йөреп, тыңлап калырга тиеш.

Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивален «Мирас» фестивале белән чагыштыручылар да булды. Чагыштыруның мәгънәсе юк дип саныйм, чөнки ике фестивальнең дә төрле ресурслары, идеяләре, максатлары. Мин бик теләп «Мирас» фестиваленә йөрим. Анда яңгыраган әсәрләр бары шунда гына яңгырый. Ә Милли музыка фестивалендәге әсәрләр шартлы рәвештә бары тик бездә генә яңгырый. Кабатлаулар булырга мөмкин, моны начар күренеш дип санамыйм.

Башкару өчен безнең кулдан килмәгән әсәрләр дә бар, мәсәлән, алар техника һәм башкару ягыннан катлаулы һәм безнең оркестр өчен туры килеп бетми. Әйтик, Милли музыка фестивалендә без Алмаз Монасыйповның әсәрләрен уйнамадык. Чөнки аның әсәрләрен башкарыр өчен әзерлекле булырга кирәк. Аның әсәрләре классик симфония түгел, бизәлеш һәм техник момент ягыннан катлаулы. Аны хәтта дирижерлык итүе дә җиңел түгел. Солтан Габәши язган әсәрләр, әйтик, кечкенә масштабтагы оркестрлар өчен. Шуңа да чагыштыру урынлы булмас.

Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр – уникаль составтагы күп төрле жанрга яраклаштырылган оркестр, алар театр музыкасын да, симфоник әсәрләрне дә башкара. Милли музыка оркестры составы – классик состав, безнең үзенчәлек шунда: без аз күләмдәге ресурслар белән эшләр башкарабыз. Шуны аңларга кирәк: без бернинди хезмәт хакы алмыйбыз, оркестрдагы музыкантлар минем чакыру белән, килешү буенча уйнап утыра.

Ноталарны торгызыр һәм редакцияләр өчен бик күп вакыт сарыф ителә, бу бик четерекле эш. Әсәрләрне торгызу, халыкка җиткерү процессын ничек җиңеләйтеп булыр иде дигәндә, бу мәсьәлә һәркем өчен индивидуаль. Кемнеңдер шушы эшне башкара торган кешене ялларга мөмкинлеге бар, кемдер ул эшне үзе, йөрәге кушканча, күңеленә хуш килгәнчә эшли.

Концертта «бу әсәрне моннан, тегеннән эзләп таптык, аны редакцияләдек, эшкәрттек, аның тарихы шундый», дип сөйли башласаң тамашачыга кызык булмас дип саныйм. Телисеңме-теләмисеңме, тир түгеп башкарылган шушы хезмәтең күмелеп кала. Архивларга кереп, эзләнү мөмкинлеге бар. Теләгең булса, тауларны да күчереп була. Кайдан, ничек эзләргә кирәклеген аңларга кирәк. Әлбәттә, моның өчен вакыт, көч, ресурсларның булуы зарур. Кайбер җирдә материалның күчермәсен ясау проблема булып тора: таушалган хәлдәге материаллар да бар, аларны махсус җайланмалар белән генә күчермәсен эшләп була. Эзләгән табар, ташка кадак кагар, диләр.

Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивалендә Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов авторлыгындагы «Яңалиф» маршы күпләр өчен премьера булды:

 

Ссылка на первоисточник
наверх