На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Истамбул мэрын тоткарлаганнар

Үзенең оппозицион карашлары белән билгеле булган Истамбул мэры Экрем Имамоглу йортында хокук сакчылары тентү уздырган. Шуннан соң сәясәтчене судка алып киткәннәр. Бу хакта CNN Türk телеканалына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

«Экрем Имамоглу полиция озатуында судка китерелде», – диелә хәбәрдә.

Төркия хокук сакчыларының Истамбулда масштаблы операция башлавын Sabah газетасы хәбәр иткән иде.

Андагы мәгълүматлар буенча, Имамоглуны тоткарлау өчен ордер бирелгән.

Истамбулдагы операция турында хәбәрләр аркасында, шәһәрдә социаль челтәрләргә керүдә өзеклекләр килеп чыккан, дип яза Habertürk. Шулай ук метро станциясе ябылган һәм Истамбулдагы үзәк урамнарның кайберләрендә хәрәкәт туктатылган.

Алдарак Төркия Генераль прокуратурасы Истамбул университетына Имамоглу дипломының дөреслеген һәм юридик көчен тикшерү өчен мөрәҗәгать җибәргән. Материалда әйтелгәнчә, Имамоглуны Төньяк Кипр югары уку йортыннан Истамбулга күчергәндә хилафлыклар җибәрелгән булырга мөмкин дип шикләнә хокук сакчылары. Аерым алганда, сәясәтче укыган вакытта утраудагы уку йорты Төркия тарафыннан рәсми танылмаган була.

Ссылка на первоисточник
наверх