Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза.
Бүген, Рамазан аеның 19 нчы көнендә, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX корылтае уза. Корылтай эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың 1520 имамы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, район һәм шәһәрләр башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Корылтай утырышы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясаячак..
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан мөфтиен һәм Татарстан баш казыен сайлау. Әлеге вазифаларга кандидатлар булып Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумы карары белән Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелгән иде.
Моннан тыш, делегатлар игътибарына нәзарәтнең соңгы 4 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, Нәзарәтнең Казыйлар шурасы һәм Үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителәчәк.
Корылтай программасының мөһим өлеше булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең казанышлары күргәзмәсе тора. Экспозиция «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге холлында урнашкан һәм үзенчәлекле концепция кысаларында төзелгән. Аңа нигез итеп «Биш әйберне, башка биш әйбер килгәнче, кадерле нәрсә дип бел: картлык килгәнче яшьлекне, чир килгәнче сәламәтлекне, мохтаҗлыкка төшкәнче байлыкны, мәшәкатьләр килгәнче буш вакытны, үлем җиткәнче гомерне» дигән мәшһүр хәдис алынган (Имам ән-Нәсәи, «Сүнән әл-Күбра», 11832).
Хәдис 2021-2024 еллардагы төп вакыйгаларның – махсус хәрби операция, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел, Газзәдә булган мәхшәр һәм башкаларның – нәтиҗәләрен ачык тасвирлый. Бу вакыйгаларның барысы да Татарстан өммәте тормышында һәм Нәзарәт эшчәнлегендә чагылыш таба. Моннан тыш, хәдис игътибарны мөселман җәмгыятенең бүгенге көнүзәк проблемаларына юнәлтә, шуңа 2021-2024 елларда Нәзарәтнең эшчәнлеге аларны хәл итүгә багышланган иде:
Күргәзмәнең йөзек кашы булып кулъязма Коръән тора. Ул 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында языла башлаган иде, бүген ул тәмам һәм басмага әзерләнә.
Күргәзмәнең эчтәлеге белән – Корылтайда, шулай ук 13 нче республикакүләм ифтарда катнашучы һәркем таныша ала.
Свежие комментарии