На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Чаллы хастаханәсендә ОРВИ диагнозы белән килгән 5 яшьлек бала вафат булган

Чаллы хастахнәсендә биш яшьлек бала вафат булган. Зыян күрүче якны тәкъдим итүче адвокат Инзилә Әхәтова сүзләренчә, ул хастаханәгә ОРВИ диагнозы белән 8 апрельдән 9 апрельгә каршы төндә кергән. Берничә сәгатьтән соң табиблар аның үлемен теркәгән. Бу хакта chelny-biz сайты хәбәр итә.

- Балага биш яшь, май аенда алты тулган булыр иде.

Моңа кадәр берничә көн алдан аның температурасы күтәрелә, поликлиникадан педиатр килә, ОРВИ диагнозы куя. Бала өйдә дәвалана. Аннары ата-анасы баланың күзләре шешүен күреп ала, алар куркып кала һәм КДМЦга мөрәҗәгать итә. Аларны «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киләләр. Берничә сәгатьтән соң бала вафат була. Үлем сәбәбен әле ачыкларга кирәк, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, - дип сөйләде адвокат Инзилә Әхәтова.

Аның сүзләренчә, «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе).

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Чаллыда хастаханәдә биш яшьлек кызның үлеме турындагы җинаять эшен тикшерү барышы турында доклад сорады.

Ссылка на первоисточник
наверх