Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән яшь егеткә ярдәм кирәклеге турында хәбәрләр таралды. Ялларга авылга кайтырга чыккан 19 яшьлек Ранис, ни кызганыч, кайтып җитә алмый. Егетнең әнисе Алисә Галиева фаҗига булган иртәне искә алды, улының хәле турында сөйләде.
2 ноябрь иртәсендә Азнакай районында булган юл-транспорт фаҗигасе һәм анда зыян күргән егеткә ярдәм турындагы хәбәрдә Ранисның әнисенә «күп көч һәм финанс ярдәм кирәк булачак» дип язылуга игътибар иттем.
Шуңа да, бу егетне әнисе генә тәрбиялиме икән әллә, дигән уй булды. Ранисның әнисе Алисә Галиевага да беренче соравым шул иде. «Юк, юк, ул әти-әниле тулы гаиләдә үсә. Ранисның энесе Рамазан бар. Ул хәзер 8нче сыйныфта укый. Ике егет үстерәбез», – диде ул.Галиевлар гаиләсе Азнакай районы Туйкә авылында яши. Олы уллары Казанда энергетика колледжында соңгы курста укый. 2 ноябрь иртәсендә ул ялларга авылга кайта торган була, тик ул иртәдә әнисенә авыр хәбәр килә.
Иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә булган инде бу хәл, ул ялларга авылга кайта иде. Иртән улым миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин авариягә эләктем. Әни, мин үләм! Әни, авырта!» – дип кычкырды. «Улым, син кайда соң?» – дим. Аның янына ярдәмгә бер ир-ат килгән булган. Без аның белән элемтәдә тордык. «Зинһар өчен янында торыгыз, хәзер !ашыгыч ярдәм! килер», – дидем. Әтисе, минем апаем аның янына чыгып китте. Мин Азнакайда эштә идем, мине кереп алмадылар, чөнки кире якка барасы иде. Андый очракта вакыт уздырырга ярамый, – дип сөйләде әни кеше.
Алисә Галиева үзе Азнакай хастаханәсендә фельдшер булып эшли. Медицина өлкәсендә эшләгән кеше буларак, ул үзен кулга алырга тырыша.
«Аллаһка шөкер, исән калган, Аллаһы Тәгалә гомерен биргән»
Ул көнне Ранисны «ашыгыч ярдәм» машинасы Әлмәткә алып киткән.
Шунда ук операция ясадылар. Бала 8 сәгатьлек операция кичерде. Бүген генә (7 ноябрь) реанимациядән чыкты. Аллаһка шөкер, палатага чыкты инде. Кичен янына барам инде. Мин баланы әле күрмәдем, реанимациягә кертмәделәр бит. Әтисе янында тора хәзерге вакытта. Баланың бот сөяге сынган булган, ачык сыну. Илизаров аппараты куйдылар инде. Хәзер кечкенә бала кебек йөрергә өйрәнәсе була инде. Сул аягы, сул кулы сынган. Озак вакыт реабилитация узасы була. Мин үзем медицина өлкәсендә эшләгәч аңлыйм инде, ким дигәндә ярты ел кирәк була реабилитация өчен, – дип сөйләде ул.
Гаилә әлегә ул иртәдә юлда ниләр булганын белми икән.
Авариянең ничек булганын без әле белмибез дә. Ике машина бәрелешкән инде. Аллаһка шөкер, икенче машинадагы кешеләр исән. Малайдан да допрос алыныр инде. Мондый хәл белән очрашкан булмагач, тәртибен дә белмибез. Ул көнне бозлавык булдымы икән, белмибез бит үзебез дә. Коточкыч авария булган инде, Аллаһка шөкер исән калган. Аллаһы Тәгалә гомерен биргән, – диде әнисе.
«Ил төкерсә, күл була, диләр, бу сүзләр дөрес икән»
Аның сүзләренчә, Раниска бу машинаны әле җәй көне генә алган булганнар. Студент булса да, ул үзе дә эшләп йөргән.
Улым үзе дә акча эшләргә тырышты. Студентлар шулай бит инде, беләсез. Шәһәр җирендә «доставка»да да эшләде. Машиналарда казынырга ярата инде, ремонт эшләрен. Машина буенча дусларына ярдәм кирәк булса да, гел булыша. Төзелешкә дә шабашкага йөри башлаган иде. Кыска ялларда шәһәрдә калса, озын ялларга авылга кайта инде. Авыл җирендә эш күп, беләсез, – диде.
Алисә Галиева ярдәм күрсәткән бөтен кешегә дә рәхмәт әйтте.
Бик күп кеше ярдәм итте, Аллаһка шөкер. Дуслары ярдәм итте инде, алар мәгълүматны таратты. Мин үзем гомер буе алай кешедән акча җыюдан ояла идем. Кирәк булгач, аңлыйсың икән. Мин Ранисның дусларына бик рәхмәтле. Артистлар да битараф калмады. Ил төкерсә, күл була, диләр. Бу сүзләр дөрес икән. Мондый хәлдә калмаган кеше аны аңламый. Заманасы шундый, барысы да акчага бәйле бит. Кайгырдык инде.
Безнең киявебез, бертуган сеңлемнең тормыш иптәше, махсус хәрби операциядә. Аның өчен дә кайгырып торабыз. Мобилизацияләнгән иде, киткәненә 2 ел булды. Аның өчен йөрәк өзелеп тора иде, хәзер бала өчен дә кайгырабыз. Ярый, барысы да әйбәт булыр, дип ышанам инде, – диде ул.
«Авылга кайтып җитәргә дә күп калмаган булган инде үзенә»
Ранисны иң якын дусты итеп күргән Камил дә бу көннәрдә аның өчен кайгырып торган. Кечкенәдән бергә булган дуслар 1 ноябрь кичендә генә күрешкән булганнар, ә иртән ул бу хәбәрне белгән.
Без Ранис белән бәләкәй чактан ук бик якын дуслар булдык. Мин үзем Азнакайда укыдым, әби-бабай янына авылга кайта идем. Ул – бик ярдәмчел, шат күңелле, тыныч кеше. Ул – минем иң якын дустым. Аның әти-әниләре минем өчен икенче әти-әни кебек. Мин һәрвакыт аларда идем. Хәзер без икебез дә Казанда, «доставка»да бергә эшлибез. Ул машиналар ярата, кызыксына.
Без аның белән ул авылга киткән көнне күрештек, чөнки ул миннән әйберләрен алып чыкты. Кичтән ул төзелешкә шабашкага барган иде. Бу авария турында мин башта интернеттан күрдем, аннан Ранисның әтисе шалтыратты. Аннан Алисә апа белән дә гел элемтәдә булдык. Ни булганын белмибез. Әти-әнисе аның янына барганнар. Ул шок хәлендә булган, ни булганын хәтерләми, диләр. Әле Ранис минем белән элемтәгә чыкмады. Авылга кайтып җитәргә дә күп калмаган булган инде үзенә. Бу хәл Үрнәк авылы янында булган, 7 километр чамасы инде аннан Туйкәгә кадәр, – дип сөйләде ул.
Кайтуларны көтеп торган әниләргә мондый хәбәрләр килмәсен иде. Көздән кышка керүләр – машинада йөрүчеләр өчен куркыныч вакыт. Һава торышы әлегә тотрыклы түгел, шуңа бер җылыткан кебек була, бер катырып та куя. Җылыга алданып, кышкы тәгәрмәчкә күчмәүчеләр дә бар, я шиномонтажларда чират торасы килми, я тәгәрмәчләр авылда калган – сәбәп табарга була, тик юл андый сәбәпләр белән килешми. Анда – кеше гомере һәм кан белән язылган кагыйдәләр. Алда – яллар, юлларга чыгабыз, сак булыйк. Безне көтеп торган әти-әниләр янына исән-сау кайтып җитәргә һәм исән-сау әйләнеп килергә язсын.
Свежие комментарии