2023 елның 15 ноябрендә Екатеринбургка таба барганда авариядә 28 яшьлек Виктория Л. һәлак була. Ул Краснотурьинскидан килә торган автобуста була. Автобус йөртүчесе дә үлә. Викториянең ире фаҗига сәбәпләрен 11 ай узгач белгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Юлда барганда автобус койма һәм баганага бәрелә.
Берничә пассажир тәрәзәдән очып чыга. Табиблар килгәндә, Виктория үлгән була инде. Аны агач төбендә табалар. Мәрхүмәнең нәни кызы ятим кала.Авариядән соң 6 кешене хастаханәгә салалар.
Виктория – Урал блогеры Александр Л. хатыны була. Ир-ат күз яшьләрен яшерә алмый, хисләре турында социаль челтәрләрдә яза. Аны моның өчен тәнкыйтьләүчеләр дә табыла, гаепләп, комментарийлар да язалар.
«Чынын гына әйткәндә, мин, әлбәттә, гаиләнең кайгысын уртаклашам, ләкин бөтен кеше каршында шулай елау… Син – ир-ат, үзеңне кулга ал», – дип тә киңәш итәләр.
Тол ир-ат кайгыда пиар ясауда гаепләүне кире кага. «Мин 6 ел хисләремне күрсәтәм, кайгымны да, казанышларымны да. Бернинди хайп юк. 1 ел элек әни үлде. Шулай ук кайгырдым», – ди ул.
Хәзер Александр кызы Алисаны тәрбияли, декабрьдә аңа 7 яшь тула. Дәгъвалар күп булу сәбәпле, 2 августта аның аккаунтын блокировкалаганнар.
Соңгы елда Александр хатыны үлеменә китергән фаҗига сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнгән. «Автобус таеп китүдә сыйфатсыз шиналар гаепле», – дигән версия озак була. Тик соңгы экспертиза ачыклаганча, шиналар нормаль. Авария автобус йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан, дип таныла. Ул тизлекне арттырган һәм идарәсен югалткан, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии