Казан мәктәпләренең берсенең 11 классында укучы яшүсмерне 7 елга хөкем итәргә мөмкиннәр. Ул рус халкы турында кискен сүзләр язуда гаепләнә, дип яза kazanfirst.ru.
Эш Мәскәү районы судында карала. 17 яшьлек Азат (исеме үзгәртелгән) нәфрәт һәм дошманлык уятуда, Россия дәүләт флагын хурлауда гаепләнә.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, Азат 2023 елда 109 кеше булган ябык радикаль төркемдә чит исем белән комментарийлар язган.
«Кзаанферст» язуынча, ул башка милләт халкы турында «дуңгызларга караганда күбрәк үлемгә лаек» дип язган. «Кайберләрен печәргә һәм депортацияләргә мөмкин. Әмма үтерү – яхшырак ысул», дип язган ул.Бу яшүсмерт шаһитлар күз алдында Россия флагын икегә ертып аткан.
Тикшерү бер ел диярлек бара. Судка укучы туганнары һәм адвокат Рим Сабиров белән килгән. Журналистларга ул үзен «бер ел буе газаплаганнарын» әйткән, аннары кулы белән җиңүне аңлаткан ишарә күрсәткән.
Суд ябык режимда бара, егетне 7 елга утыртырга мөмкиннәр.
Свежие комментарии