На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...
  • Roman Resser
    А где перевод ???Зәринә Хәсәншина ...

Федераль эзләүдәге блогер Илүсә Фәләхова улының тәпи китүен күрсәтте

Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Алимның тәпи киткән мизгелләре белән бүлешкән.

«Менә беренче адымнарыбызны видеога төшерер көн җитте. 2 ай элек берничә адым ясый башлаган иде, ә тәпи йөреп китәргә кыюлыгы җитеп бетмәде.

Ә менә кичә көне буе йөрде.

Безнең улыбыз үсеп килә, 7 гыйнварда 1 яшь була. Кичә кенә тапкан кебек», – дип хис-кичерешләре белән бүлешкән яшь әни.

Нәни Алимны әтисе Рушанга охшатканнар.

«Ниһаять, безнең принц зур аудитория каршына чыкты. Күз тимәсен! Нәкъ әтисе Рушан, икегезгә дә охшаган», «Әтисе малае» дигән комментарийлар калдырганнар. Шулай ук «идәнегез тая торган, берүк саклагыз» дип борчылучы да бар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх