Татарстанның атказанган артисты, татарча җырлаучы Анастасия Макарова бүген дрон бәрелеп шартлаган йортта яши. Бәхетенә, бүген җырчы өендә булмаган. Бу фаҗигале хәлләр турында ишетү белән үк кире кайткан. Җырчы хәзерге вакытта фатиры һәм анда калган дүрт аяклы дусты өчен борчыла.
«Дуслар, мин исән, барысы да тәртиптә.
Йорт янына кайтып җиттем. Ләкин мине эчкә кертмиләр.Фатирда этем калды. Әлегә җимерек фатирлар буенча да, минем этем исән-саумы икәнлеге турында да бернинди мәгълүмат бирмиләр. Борчылуларымны җиңәргә тырышам. Әлегә биредә көтәчәкмен, беркая да китмим.
Миңа ярдәм тәкъдим итеп язучыларның барыcына да рәхмәт. Барыгызны да кочаклыйм», – дип сөйләде сторисларында.
Свежие комментарии