На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...
  • Roman Resser
    А где перевод ???Зәринә Хәсәншина ...

«Караватка кадәр селкенеп куйды»: һөҗүм булган комплекста яшәүчеләр һәм күршеләре сөйли

Бүген иртән Казанга дроннар һөҗүме булды. Барысы 8 пилотсыз очкыч һөҗүме теркәлгән. Пилотсыз очкычлар бәрелү нәтиҗәсендә торак йортларга зыян килде, «Лазурные небеса» комплексында янгын чыкты. «Лазурные небеса» комплексы янында «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Камилә Билалова булып кайтты.

Казанда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 37 катлы «Лазурные небеса», 23 катлы «Манхэттен» торак комплекслары, Клара Центкин урамындагы 5 катлы йортка зыян килде.

Казанга барысы 8 пилотсыз очкыч һөҗүме теркәлгән, икесе бер үк ноктага – «Лазурные небеса» комплексына булды. Россия Саклану министрлыгы түбәндәге рәсми белдерүне ясады.

«7.40 сәгатьтән 9.20 сәгатькә кадәр Киев режимы Казанда гражданнар инфраструктурасы объектларына самолет тибындагы БПЛА кулланып һөҗүм ясады. БПЛА төрле юнәлешләрдә 3 дулкында кулланылды. Украина Кораллы көчләренең 3 пилотсыз очу аппараты Һава оборонасына каршы дежур чаралары белән юк ителде, тагын 3 БПЛА радиоэлектрон көрәш системасы ысулы белән бәреп төшерелде», – дип хәбәр ителде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Казанда тиз арада оперштаб булдырылды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов штабы хәбәр иткәнчә, һөҗүмнең берсе сәнәгать оешмасына, берсе – елга өстендә, алтысы торак массивларга булган.

  • Казанга дроннар һөҗүме: хронология, пилотсыз очкыч төшкән 8 урын

«Лазурные небеса» ягына җәмәгать транспорты бармый, йорт янына ук машинада барып җитү дә мөмкин түгел. Ул якка бара торган юлларда «бөке»ләр барлыкка килгән. Машинадан төшеп, җәяү атлап барганда, берничә янгын сүндерү машинасы акыртып узып китте. Комплекс янына килеп җиткәндә, янгын сүндерелгән, йорттан куе төтен чыгып тора иде. Барлык хезмәтләр дә эшли. Йорт янына якын килеп булмый, чикләтеп алынган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр – барысы да монда. Шулай ук волонтерлар, психологлар, журналистлар эшли.

«Җир тетрәгән кебек булды»

Йортта яшәүче кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Миңа: «Аларны автобуслар белән алып киттеләр», – диделәр. Кем үз машинасында, кем автобуста киткән, дип аңладык. Күршедәге бер бинада монда эшләүчеләр өчен аерым штаб булдырылды, җылы ризык, чәйләр китерделәр.

Кеше күп, күрше йортларда яшәүчеләр дә, битараф калмыйча ерактан килүчеләр дә, ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә килгән. «Лазурные небеса» күршесендәге йортта яшәүчеләр «җир тетрәгән кебек булды» диләр. Күрше йортта яшәүче ир-ат эте белән чыккан иде.

Дрон безнең йорт яныннан узып китте. Күршем күреп калган. Тавыш бик көчле иде. Барысы да тетрәп куйды. Бик куркыныч булды. Без барыбыз да җир астындагы парковкага төштек, йорттагы сакчы һәр фатирны йөреп чыкты, барыбыз да чыгып киттек, – дип сөйли ул.

Бер ханым Казанның башка ягыннан килгән иде.

Мин шок хәлендә калдым. Аптырап, монда килдем. Кешеләр ни хәлдә икән дип борчылып килдем. Стресс, шаккаттым! Мин үзем күрмәдем, чөнки Столбищеда яшибез, ә иптәшем Казанга килгәндә ишеткән. Тавыш көчле булды, ди. Аллаһым сакласын, – диде ул.

«Караватыма хәтле селкенеп куйды»

Илгиз әфәнде Бадамшин якындагы бер йортта яши. «Иртә белән караватыма хәтле селкенеп куйды. Карасам, тәрәзәдән төтен күренә, ут чыкты. Озак янды. Ничек курыкмыйсың инде? Киләчәктә ничек яшәрбез?! Дронны көн саен яңартып кына торалар бит», – дип борчылуын әйтте ул.

Людмила исемле бер ханым да ярдәм күрсәтү нияте белән килгән иде. «Берәр ярдәм кирәктер дип килдем. Минем танышларым да яши бу йортта. Кирәк булса мин кайнар ризык, киемнәр белән тәэмин итәргә әзер», – диде ул.

Якындагы йортта яшәүче тагын бер ир-ат дронның очып килүен күреп калуын әйтте. «Мин очып килгәнен күрдем, тәрәзә янында тора идем. Аннан көчле янгын чыкты», – диде ул.

Күршедәге йортта яшәүче тагын бер ханым да көчле тавыш ишеткәч куркып калуын сөйләде. «Без өйдә идек, бик көчле тавыш булды, газ шартлаган дип торам. Мин кухняда идем, куркып киттем. Аннан ишегалдына кешеләр йөгереп чыкты, мин бала белән идем», – диде ул.

«Нык сызгырган тавыш булды»

Аннан бу йорттан эвакуацияләнгән кешеләр килә башлады. Күбесе якыннарын туганнарына илтеп куйган.

Беренче беспилотник килгәндә, без өйдә идек. Нык сызгырган тавыш булды. Без аңлап та өлгермәдек. Шунда ук йорт янына төрле хезмәтләр машиналары килә башлады. Тәрәзәдән карыйм: нәрсәдер булган дип уйлыйм. Мин тизрәк баланы киендерә башладым. Ирем белән тизрәк чыгып киттек. Янгын сигнализациясе эшли башлады. Без урамга чыккач, күз алдында ук икенче беспилотник очып килде. Өченчесе астанрак оча иде, анысы узып китте. Без туганнарга киттек. Әлегә башка мәгълүмат юк, – дип сөйләде бер ханым.

Александр Галиуллин «Лазурные небеса» комплексының 30нчы катында яши:

Беренче дрон кеше яшәми торган фатирга туры килде, анда ремонт та ясалмаган иде. Башта көчле янгын булмады. Янгын сүндерүчеләр дә килеп өлгерде. Күпмедер вакыттан зур дрон 29нчы катка очып килде. Фатир тулысынча янып бетте. Минем аңлавымча, мин яши торган 30нчы катта да кайсыдыр фатирга зыян килгән, без әлегә белмибез. Мин янгын сүндерүчеләр белән аралаштым, тик мәгълүмат юк. Мин үзем дә анда идем. Без бинадан чыгып киттек. Мин парковкага төштем, хатыным, кызым, мәчене машинага утырттым да әти-әниләргә алып киттем. Хәзер вазгыятьне аңлар өчен килдем, – диде ул.

Хәзер инде бинадан чыккан төтен күренми. Хезмәтләр эшләрен дәвам итә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх