На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

М7 трассасында җиңел машина ике хатынны бәрдерә, берсе шунда ук үлә - видео

Татарстанның Менделеевск районында М7 трассасында Lada Vesta машинасы "зебрадан" юл аркылы чыгып барган ике хатын-кызны бәрдергән. Аларның берсе урында ук үлгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Авария кичә 18:00 сәгать тирәсендә «Мунайка» тукталышы янында була. Машина бәрдергән 49 яшьлек хатын-кыз табиблар килгәнче үлә.

1987 елгы икенче хатын имгәнә, аны Чаллыга БСМПга алып китәләр. Алар икесе дә Мунайка авылында яшәгән.

Видеодан күренгәнчә, авариядә каза күрүчеләр өчәү дә булуы ихтимал булган, әмма бер кыз вакытында туктап өлгерә. Ул психик яктан үзен начар хис итә, дип яза KazanFirst – аның күз алдында ике кешене бәрдергәннәр.

Авариядә гаепләнүче заводка ашыгуын әйткән. Ул бәрдергән хатын-кызлар да шул ук урында эшләгән.

Прокуратурада әйтүләренчә, авария булган урында утлар янып тора, юл билгеләре һәм светофор да бар. Хәзер тикшерү уздырыла, авариянең сәбәпләре ачыклана, дип яза «Вести Камаза» сайты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх