«Геройлар янәшәдә» әдәби бәйгесендә беренче урын алган әсәр авторына 300 мең сум бирелә.
Татарстанда «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан ителде. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында бәйге «традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны алга этәрү максатыннан» уздырыла диелгән.
Бәйгене агентлык «Татарстан китап нәшрияты» һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергә уздыра.Бәйгегә 2022 елдан соң язылган әдәби әсәрләр кабул ителә. Бу әсәрләрдә Татарстанда туып-үскән кешеләрнең 1922 елның февраленнән соң махсус хәрби операция үтәгәндәге батырлыгы, кыюлыгы, каһарманлыгы һәм патриотизмы чагылыш табарга тиеш.
Конкурска әсәрләр 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның мартына кадәр 4 номинациядә татар һәм рус телләрендә кабул ителә:
1) «Повесть»: I урын – 300 000 сум (ике премия); II урын – 200 000 сум (ике премия); III урын – 150 000 сум (ике премия).
Шулай ук 50 мең сумлык 4 кызыксындыру премиясе һәм 52750 сумлык тагын 2 премия каралган.
2) «Хикәя»: I урын – 120 000 сум (ике премия); II урын – 70 000 сум (ике премия); III урын – 55 000 сум (ике премия).
Шулай ук 35 мең сумлык 6 кызыксындыру премиясе каралган.
3) «Поэма яки шигырьләр шәлкеме»: I урын – 150 000 сум (ике премия); II урын – 100 000 сум (ике премия); III урын – 70 000 сум (ике премия).
Шулай ук 40 мең сумлык 6 кызыксындыру премиясе каралган.
4) Очерк: I урын – 120 000 сум (ике премия); II урын – 70 000 сум (ике премия); III сум – 55 000 сум (ике премия).
Шулай ук 35 мең сумлык 6 кызыксындыру премиясе каралган.
Премия суммалары салымнарны чигереп куеп күрсәтелә.
«Татарстанда әдәбият аша патриотик тәрбиягә өлеш кертү» номинациясендә хәрби-патриотик тематикага әдәби әсәрләр иҗат иткән кешегә бирелә. Аның суммасы – 1 350 000 сум.
Гаризалар litkonkurs.tatmedia@mail.ru почтасына кабул ителә. Әдәби бәйгегә икәнен күрсәтергә кирәк. Элемтә өчен телефон – 8 (843) 570-31-12. Җиңүчеләр 2025 елның 12 июнендә игълан ителәчәк. Бәйгенең нигезләмәсен сайттан карарга була.
Свежие комментарии