На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Венера Ганиева Ренат Галиәскәрнең туенда оялып куйган: «Кешенең күзләреннән үк аңлыйм»

Тапшырулар алып баручы Венера Аитова, Ренат Галиәскәрнең туена килгән җырчы, Татарстанның халык артисты Венера Ганиевадан бәхетле гаилә формуласын әйтүен үтенгән. Җырчы фикеренчә, аның формуласы бик гади.

«Мин инде яшьләргә дә шушы теләкләремне җиткердем. Бәхетле гаиләнең формуласы бик гади – ул мәхәббәт һәм тугрылык.

Шушы сыйфатларга тәңгәл булып яшәсә, гаилә, һичшиксез, бәхетле булачак.

Ренатның хәләл җефетен күреп, бик ошаттым. Мин бит психолог, кешенең күзләреннән үк нинди булуын аңлыйм. Андагы мөлаемлек, сабырлык, нәзәкатьлелек. Шуның кадәрле күңелемә хуш килде кәләше. Мин Ренат өчен бик шат. Мин беләм: Айгөл ышанычлы кулларда. Ренат та ягымлы, чын татар хатын-кызларына хас сыйфатларга ия булган кызга өйләнде. Айгөлнең күзләре дә нурлы, икесен дә кочаклап үбәсем килгән иде, оялдым гына», – дип сөйләгән Венера Әхәтовна Венера Аитовага.

Ренат Галиәскәрнең өйләнүе турында биредә язган идек.

 

Ссылка на первоисточник
наверх