На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Миләүшә һәм Данир Сабировлар алданган: «Ярты миллион акчаны югалттык»

Ялга җыенганда Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе ярты миллион акчаларыннан колак каккан. Алданулары хакында Миләүшә социаль челтәрләрдә сөйли.

«Бик күңелсез хәлгә юлыктык, сезнең белән дә бүлешәсем килә. Безне ярты миллион сум акчага алдадылар. Бу хәл кисәк кенә булды. Без Мальдив утравына барырга путевкалар сатып алдык, ә ул кеше юкка чыкты.

Юк, яңа кеше түгел иде, ул безнең дусларның танышы. Без һәрвакыт турларны аннан сатып ала торган идек. Моңа кадәр барысы да әйбәт булды.

Мальдивка путевка алдык. Ләкин ул кеше миңа билетларны җибәрмәде, сорауларыма да җавап бирми башлады. Берничә көннән танышым: «Миләүшә, аннан путевка ала күрмәгез», – дип язды. Ләкин соң иде шул инде, мин инде акчаны түләп куйган идем. Без икәү генә очарга тиеш идек , балаларсыз. Турагентнын исемен әйтмим. Безнең кебек алданучалар 20ләп кеше булды. Аны утырттылармы икән, белмим.

Бу быел, узган ел гына булган хәл түгел. Хәзер безнең ышанычлы кешебез бар, путевканы шуның аша гына алабыз. Бу вакыйга белән сез игътибарлырак булсын һәм бөтен кешегә дә ышанмасын өчен бүлешергә булдым», – дип сөйләгән Миләүшә Сабирова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх