На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Айгөл Закирҗанованың бик зур шатлыгы бар

Җырчы Айгөл Закирҗанова «Интертат»ка шатлыгы белән уртаклашты. Мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен, җырчы Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аны Айгөл Закирҗановага «Татар Радиосы»ның кичке концертында продюсер, композитор Җәүдәт Гыйльманов тапшырган.

«2007 елда Мәгариф һәм мәдәният министрлыгы, «Аксу» продюсерлык үзәге белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дисклар чыгарган иде.

Җырлар берничә җыентыкта чыкты һәм Татарстан районындагы балалар бакчаларына таратылды. Әлеге җыентыкта минем дә бик күп балалар өчен булган җырларым урын алды. Балалар шул җырларны тыңлап үсте, минем үземнең улым да әлеге җырларда тәрбияләнде.

Минем хезмәтемне күрә белгән җитәкчелеккә рәхмәт әйтәсем килә. Мин мондый бүләк алуыма бик шат булдым. Алга таба да тырышып иҗат итәргә насыйп булсын», – диде Айгөл.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

 

Ссылка на первоисточник
наверх