На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Данир Сабиров «теща»сы белән талашкан, хатыны Миләүшә гауганың сәбәпләрен сөйләгән

Әле беркөнне генә Миләүшә Сабированың әнисе кияве, артист Данир Сабировны үтереп мактап утырган иде. Аның сүзләренчә, алар гаиләсендә – «теща» белән кияү арасында идеаль мөнәсәбәтләр. Алай да, «теща»сы Данир белән бер тапкыр талашканнарын искә төшергән. Бу хәл турында Миләүшә Сабирова үзенең сторисларында яза.

«Әнинең Данирны мактаган видеосын куйгач: «16 ел яшәп, бер тапкыр да талашканнары юкмыни?» – дип яздыгыз. Бер тапкыр талаштылар алар.

Мин өйдә юк вакытта, Мәрьямнең эче авырткан. Ә Данир кызыбыз гимнастикага бармас өчен алдалый дип уйлаган. Мәрьямне УЗИга алып киткән. Барысы да яхшы дип күрсәткән УЗИ нәтиҗәләрен әнигә алып кайтып биргән дә: «Кара! Кылана ул! Барысы да әйбәт», – дигән.

Әни исә: «Балага акча түгел, игътибар кирәк. Бала белән вакыт үткәрегез, ул бит бәләкәй әле», – дип, үзенекен сөйләвен дәвам иткән. Менә шунда гауга башланган да инде.

Хәзер, вакытлар узгач, без әнинең хаклы булуын аңлыйбыз, әлбәттә. Акча артыннан куган чакларыбыз, чыннан да, бар иде. Ләкин ансыз да булмый, ашыйсы килә бит. Әмма һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк. Мин моны 5 ел элек аңладым һәм хәзер ирем белән гастрольләргә йөрмим. Күп вакытымны балалар белән уздырам – ашарга пешерәм, аларны түгәрәкләргә йөртәм. Беркөнне Данир Уфадага килеп төште дә, миңа: «Мин кайсы мәдәният йортында чыгыш ясыйм?» – дип шалтырата. Ә мин белмим, чөнки үз өстемнән бу вазифаларны төшердем. Аның каравы, балаларымның нинди ярышларда катнашачагын, аларга нәрсә кирәклеген, аларны ничәдә барып алырга кирәклеген яхшы беләм», – дип язган Миләүшә.

Бу темага:

  • «Теща»сы Данир Сабировның концерты турында «бәреп әйткән»

 

Ссылка на первоисточник
наверх