На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Марсилә һәм Илфир Искәндәровлар икенчегә әти-әни булган

Алып баручы Марсилә һәм җырчы, баянчы Илфир Искәндәровлар гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булган.

«Бу дөньяга рәхим ит, балам. Без сине бик көттек. Ике малай әнисе мин хәзер, Аллаһка шөкер, Радэль абый булды. Илфир, әтисе, котлыйм!

Ихлас рәхмәтләремне иң яхшы табиб Фәнил Нәбиевка җиткерәм. Аның сабырлыгына шаккаттым.

Сорауларым белән йөдәтеп бетердем. Шундый тыныч, рәхәт һәм үз эшенең 100% остасы. Хәзер аңлыйм, ник бөтен кызлар аны яратканын һәм чират торганын. Ә сезнең персонал! Әйтеп бетергесез әйбәт апалар һәм кызлар монда. Һәрберсен кочаклап аласы килә. Авыр, җаваплы хезмәтегез өчен мең рәхмәтем», – дип хәбәр итте куанычлары хакында Марсилә социаль челтәрләрдә.

«Өч ир-ат арасындагы бердәнбер хатын-кыз – иң бәхетле хатын-кыз инде ул», – дигән комментарийларга ышансаң, Искәндәровлар гаиләсендә тагын бер малай туган.

Кем булса да, сау-сәламәт, акыллы сабый булсын! Әти-әнисенең пар канаты астында үссен!

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх