На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Биш бала әнисе Рәдифә Ногманова: «Бу тормышта кемдер күп бала табарлык булып яратыла»

Әни булу – дөньядагы иң авыр вазифаларның берсе. Бер бала үстерү дә җиңел түгел, биш бала тәрбияләү, бөтенләй, бүгенге заманда үзе бер батырлыкка тиң. Ә менә язмам герое -– журналист, «Луч» телекомпаниясе мөхәррире, «Ана даны» медале иясе Рәдифә Ногманова күпбалалы әни булудан бер дә куркып тормаган.

Алар тормыш иптәше Илнур белән 5 бала үстерә.

Рәдифә апа фикеренчә, күп баланы Аллаһы Тәгалә энергиясе һәм ресурслары җитәрлек дип санаган хатын-кызларга гына бирә. Әйтергә кирәк, Рәдифә апаның үзеннән дә бу энергия бөркелеп тора. Телефон аша аралашканда да уңган-булганлыгы, җитезлегенә, тормыш фәлсәфәсенә сокланырга өлгердем. Әни кеше буларак, үзем өчен дә тәрбияви моментларны тотып алдым.

«Чакырганда кияүгә бармасам...»

Рәдифә һәм Илнур Ногмановларның парлы тарихлары 2001 елда башлана. Рәдифә апа Әлмәткә кайтып, «Луч» телеканалына эшкә урнаша. Әлеге популяр телекомпаниядә эшләү аның балачак хыялы була.

Телекомпаниядә татар телендәге бердәнбер тапшыру – «Җомга», аның да алып баручысы бар. «Русча беләсеңме?» – дип сорадылар да, мине – чеп-чи татар авылында үскән, чеп-чи татар баласын – рус яңалыкларына куйдылар. Югалып калмадык, Аллаһка шөкер, русча язарга да өйрәндек. Әмма, татар журналистикасында укыганга, барыбер үз телең тарта. Телевидениедә эшләү белән беррәттән, «Молодежный коктейль» газетасының «Яшьләр заманы» дигән кушымтасына штаттан тыш хәбәрче булып та урнаштым.

Ниндидер сайлаулар вакыты иде, газетаны Чаллыга типографиягә алып барып бастырырга кирәк. Ә боларның машина йөртүчеләре юк. «Син – яшь кеше, машиналы егетләрең күптер әле, берәр машина тап», – диләр. Булачак иремнең абыйсы белән таныш идек, ул минем апа белән бергә укыды. Искә төшеп, Ленар абыйга шалтыраттым. Ул исә үзенең эше тыгыз булуын әйтеп, энесе Илнурга чыгып карарга кушты.

Илнур йомышымны берсүзсез тыңлады, Чаллыга барып, газеталарны алып кайттык. Барганда, иптәш кыз белән арткы утыргычка утырган идем. Юл буе бәяләп бардым мин моны. Кайтканда инде алгы утыргычка күчендем, сөйләшә-сөйләшә кайттык. Әрсез түгел, ипле генә икән, дигән фикердә калдым.

Илнурга юл акчасын бирергә кирәк иде. Әле ул вакытта кесә телефоннары юк. Берәр атна узгач, шалтыратыйм дип, телефон төбенә килеп басуым булды, шул мизгелдә Илнур үзе миңа шалтырата. Эш телефонын биргән булганмын икән. Нәрсәгә шалтыратуы булгандыр, сорамадым. Аласы акчасы булганга шалтыраттымы икән, башка сәбәп беләнме – бер сорыйсы бар икән (көлә).

Илнурны газета редакциясе янына түгел, телекомпания янына чакырдым. Чөнки телекомпаниянең исеме, шәп бинасы бар. Без укыган чорда Казан тирәсендә дә андый дәрәҗәдәге редакция юк иде әле. Һаман дәрәҗәле булып күренәсе килә бит. Үземчә әзерләндем инде. Чыгып, акчасын сузуга, Илнур миңа, каушап кына: «Ә мин сезне кая да булса чакырырмын дип уйлаган идем», – ди.

Беренче очраган кафега кереп кич утырдык та, аралаша башладык. Озаклап йөреп тормадык. Без өйләнешкәндә, иремә – 29, миңа 20 яшь иде. Чакырганда кияүгә бармасам, йә бөтенләй чыкмамын, дип уйладым. Аннан соң, балаларны яратканын күреп торам. Ул вакытта бертуган апамда яши идем. Аның 2 баласы, килеп керү белән, Илнурга сарылалар. Шуларны өсләрендә аунатып, уйнатып, нишләтсәләр – шуңа риза булып утыра.

Очрашуга чакырган көнендә үк: «Кереп, ападан сора, ул җибәрсә генә барам», – дип әйттем. Үземчә сыныйм инде, туганнарым белән танышырга батырчылык итәрме, юкмы, янәсе. Уйлап та тормады, кереп рөхсәт сорады. «Туганнарымны санлаячак икән», – дип тә уйладым, – ди Рәдифә апа.

«Яшь аермагыз тормыш иткәндә комачау итмәдеме, өйләнешүегезгә әти-әниләрегез каршы килмәдеме?» – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

Яшь аермасының беркайчан да комачау иткәне булмады. Кайнанам гына иремә: «Яшь бит, санлармы үзеңне?» – дип борчуын белдергән булган. «Сез яшәдегез бит әле», – дип кенә әйтте Илнур, дип, хәзер бу турыда кайнанам үзе сөйли. Кайнанам белән кайнатамның да яшь аермалары 9 ел.

Минем яктан әни бераз каршы килеп маташкан иде. Кыз сорарга килгәч, әти Илнурга бер генә күз ташлады да: «Туй кайчан була, октябрьдәме?» – дип, «ризалык» пичәтен сугып куйды. Әни шуннан соң ләм-мим бер сүз әйтмәде, – ди Рәдифә апа.

Фото: © «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесе зона этабы җиңүчесе, 2023 ел

«Балалар үсеп беткәч, бер иркенәеп каласың, күңелсезләнә башлыйсың»

Шулай өйләнешеп, әкрен генә гомер итә кичерә башлыйлар Ногмановлар. Рәдифә апа иренең әти-әнисе яшәгән төп йортка килен булып төшә, озак еллар бергәләп дус-тату гомер кичерәләр.

Өйләнешкәч тә бәби алып кайтырга ашыкмадым. Башта укып бетерәсем, диплом аласым килде. Кайнанам белән кайнатам да: «Рәдифә укып бетерсен, бер сүз дә әйтмибез, булышабыз», – диделәр. Сүзләрендә тордылар. Мин соңгы курста укыганда, улыбыз Ислам туды. Кайнанам бала карашырга, миңа ияреп, Казанга хәтле бара торган иде. Шулай өчәүләшеп укып бетердек. Кайнанам да, кайнатам да балаларны карашырга бик нык ярдәм иттеләр. Кызганыч, әтиебез мәрхүм инде. Ә кайнанам – әле хәзер дә бик зур терәгебез.

Беренче баламны тапкач, шунда ук декретка китәсем килмәде. Икенче балабыз 4 елдан соң гына дөньяга килде. Кызыбыз туып 1 ел узуга, тагын бер бәби – малай алып кайттык.

Өченче баланы планлаштырмаганга, авырлы икәнемне сизми йөрдем. Табибка баргач кына белдем. УЗИ ясаган табибә: «Ничә балаң бар?» – дип сорый. «Икәү», – минәйтәм. «И-и-и, тапкансың кайгырыр нәрсә, 2 янына 3 сыя ул», – дип кайтарып җибәрде. Нәрсә уйларга да белмим, УЗИдан чыктым да елыйм. «Без тагын бәби көтәбез», – дим иремә. Ул да шок халәтендә калды.

Өч баладан соң, «норманы тутырдык, эш бетте» дип, бөтен бала киемнәрен, кирәк-яракларын туганнарга таратып бетердем. 2 малай, 1 кыз үсеп киләләр, Аллаһка шөкер, мәктәбенә дә, бакчасына да өлгерәбез. Телекомпаниядән газетага эшкә күчтем, сәнгать мәктәбендә йөреп, рәсем ясарга өйрәнә башладым. Дөнья матур гына үз көенә ага да ага.

Кызымның: «Миңа сеңел алып кайтыгыз», – дип әйткәләгәне бар иде. Әкренләп үземнең дә күңелгә керә башлады инде. Балалар үсеп беткәч, бер иркенәеп каласың бит ул, күңелсезләнә башлыйсың. Ирем белән, әллә кечкенәсе укырга керер алдыннан тагын бер бәби алып кайтырга инде, дип уйлаштык. Өстәвенә, кызыбызның туган көне җитә. «Миңа бернинди бүләк кирәкми, сеңел алып кайтып бирегез», – дип өзми дә куймый. «Кызым, бездән генә тормый. Догалар укый беләсең бит, Аллаһы Тәгаләдән сора», – дидем. Баланың догалары кабул булгандыр инде. Рәсем мәктәбендә укып йөргән вакытымда авырга калдым. Ясминә дә туу белән кулына пумала алган иде, хәзер дә иҗатны бик ярата.

Дүртенче балабызны 36 яшьтә алып кайттым. Журналист булгач, күп йөрисең бит инде. Газетада «Алар безнең янәшәдә» дигән сәхифә башлап җибәргән идек. Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ничек яшәгәнен, борчу-мәшәкатьләрен, кыенлыкларын эчтән күрсәтәсебез килде. Җәмгыять аларның халәтен аңламый бит, чөнки халык андый кешеләрне кабул итәргә ияләшмәгән. Шушы гаиләләргә йөргән вакытта, 3 аутист баласы булган бер хатын-кыз турында язарга туры килде. Даун балалар турында да, ДЦП балалар тәрбияләүчеләр турында да язмалар әзерләдем. Әлеге тарихларны күңелемә бик якын алдым, борчылырга туры килде. Аннан, 40 яшькә җитәрәк, үзеңнең дә риск төркеменә эләккәнеңне аңлыйсың бит. «Монысын исән-сау тапсам», – дигән идем инде. Әмма бишенче балага да тәвәккәлләдем. Дүртенчесен алып кайту белән үк иремә: «Әтисе, тагын берне алып кайтабыз. Бер-берсенә иптәш булып үссеннәр», – дидем. Бишенче балабыз – шулай дөньяга килгән бала. Кырымга ялга барып кайттык. Хатын-кыз сизә торган йөклелек билгеләре юк әле. Әмма шул кадәр аппетит белән ашавыма игътибар итәм. «Нигә болай ашыйм соң мин? Ашыйм, чөнки анда Әминәм үсә», – дип әйткәнем хәтеремдә үз-үземә. Бәби буласын да, кыз буласын да, Аллаһы Тәгалә үзе белдерде.

Менә хәзер өч олы балабыз студент. Әле ярый дүртенчесе янына тагын берне тапканмын, дип сөенеп утырам. Алар – бер-берсенә иптәш, күз-колак.

Олы улыбыз Ислам Казанда консерваториядә 2 курста укый. Әлбәттә, консерваториягә керү өчен, аңа башта 5 ел музыка мәктәбендә, 4 ел музыка көллиятендә белем алырга туры килде. Икенче балабыз Камилә шулай ук киләчәген музыка белән бәйләргә тели: Әлмәттә музыка көллиятенең икенче курсында укый. Камилә дә 8 ел музыка мәктәбендә укыды, инде 10 ел профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнә, дип әйтергә була.

Фото: © Ногмановларның өлкән уллары Ислам

Өченче улыбыз Нияз да музыка мәктәбен тәмамлаган иде. Әмма ул юнәлештә китмәде. 9 сыйныфтан соң Әлмәт политехник көллиятенә укырга керде, 1нче курс студенты.

Дүртенче кызыбыз Ясминә Мирза Таһиров исемендәге 1 нче лицейда белем ала. Бу – Әлмәттәге иң борынгы мәктәпләрнең берсе. Ул мәктәптә аларның Сәлмән бабалары, әтиләре укыган.

Төпчегебез – Әминәбез – балалар бакчасына йөри, – дип таныштырды Рәфидә апа гаиләсе белән.

Фото: © Булачак музыкантлар, 2019 ел

«Бөтен кеше баласы ничек үсә, безнекеләр дә шулай үсә»

«Бер оя баланы ничекләр көйләп бетерәсез, Рәдифә апа? Кечкенәрәк чакта, тавышлана, шуклана башлаганда ничек тыя идегез?» – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

Балаларны көйләмим, көйләп утырырга вакыт та юк. Рамазан ае башлану белән әниебез, ирем, мин, ике олы бала уразага кердек. Бергәләп тотуы рәхәт тә, җиңел дә. Беркөнне кичкә карабодай пешердем. Аңа хәтле кәбестәле аш әзерләгән идем. Кыз кәбестәгә борынын чөергән булды. «Ярар алайса, ашамагыз», – дим. Ураза тотканда ач утыра алмыйлар бит. Карыйм, бик шәпләп, кайсы шулпасын, кайсы бәрәңгесен ашап куйды. Карабодайны барысы да ашый, Әминәсе «яратмыйм» дигән була. «Кызым, иртәгә бәйгегә барасың. Аңа хәтле тереләсең бар. Ике калак булса да аша», – дим. «Ашамыйм» дигәч тә, ул аны ашый инде, күрәм бит – көйләтергә генә маташа. Шулай дигәч, ашап куйды. «Төртеп чыктымы корсагыңны?» – дим. «Юк», – ди.

Әйе, һәр баланың яраткан ризыгы бар. Әмма мин аларга һәр көнне 5 төрле ризык пешерә алмыйм бит инде. Атнаның бер көнендә – берсе, икенче көнендә икенчесе яратканны пешерәсең. Ничек җайласаң, шулай ияләшәләр.

Бөтен кеше баласы ничек үсә, безнекеләр дә шулай үсә. Көйләтмәкче дә булалар, тарткалашалар, елашалар, сугышалар, әләкләшәләр. Гаеплене эзләп тормыйча, ачуланасың андый чакта. Карап торып сугыштырганнары өчен, олыларына да эләгә. Баштан сыйпар урында сыйпыйсың инде. Әмма безнең үзебезне мактап үстермәделәр. Шуңадырмы, мактарга өйрәнергә бик тырышсам да, телемнән мактау сүзләре артык күп төшми.

Фото: © «Бөтен кеше баласы ничек үсә, безнекеләр дә шулай үсә».

«Кемдер күп бала табарлык әни булып яратыла бу тормышта»

Гадәттә, 2 яки 3 бала тапкач, хатын-кызлар куркып, тукталып кала. Тагын бәби алып кайту теләге булса да, башка төрле уйлар кереп чыга. «Акча җитмәс, ничек үстерербез», – дип тә уйлый башлыйсың. Рәдифә апа фикеренчә, күп балалы әни булу – ул кешенең билгеләнеше.

Шушы арада эшем буенча 5 бала әнисе, медаль белән бүләкләнгән укытучы белән таныштым. Тормыш иптәше белән 4 малай һәм 1 кыз үстерәләр. Укытучы болай да көне-төне кеше баласы белән эшли. Аның хезмәте нинди икәнен барыбыз да белә, өстәвенә, өе тулы мал-туары. Ә ул, балалар белән машинага төялеп сәяхәтләргә чыгып китәбез, ди. Шуңа күрә күп бала табу курку һәм курыкмаудан гына тормыйдыр ул. Әгәр дә хатын-кызның энергиясе 5, 10 яки 15 балага җитәрлек була икән, «ай-ваена», куркуына карамастан, бирә Аллаһ Тәгалә аңа ул балаларны. Шуның кадәр баланы үстерерлек сәламәтлеге, көче булган кешегә генә бирә. 4-5 балалы кайсы гына гаиләне алсак та, «боларның энергияләре сөбханаллаһ шул» дип карыйбыз бит.

Өченче баламны бик җиңел таптым. Килеп караган табиблар: «Әле тиз генә тапмыйсың», – дигәннәр иде, «3 сәгатьтән табам», – дидем. Чыннан да, 2,5 сәгать уздымы, юкмы, суы белән этеп чыгарган кебек кенә булдым, шуның кадәр җиңел туды. «Бу хатынга 10 бала да табарга була», – диде акушерлар.

Чыннан да кемдер күп бала табарлык әни булып яратыла бу тормышта. Яки, меңәрләгән кешене үз тирәсендә берләштереп, фәлән кешегә канат куярлык миссия белән килгән була ул дөньяга. Кайсыдыр кешенең күп бала табарга сәламәтлеге булмаска мөмкин. Шул килеш рискка барып алып кайтучылары да була. Андыйлар да мактауга һәм хөрмәткә лаек.

Күп балалылык – нәселдән дә килә торган нәрсә. Гаиләбез белән «Эхо веков» дигән республикакүләм бәйгесендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Безнең балалар – ирем һәм минем як геннарын тотучылар. Шәҗәрә буенча карап, без ике якның да уртаклыклыкларын барларга булдык. Ике якта да сугыш ветераннары булган. Кемдер кайткан, кемдер сугыш кырында ятып калган… Ике якта да машина йөртүчеләр күп булган. Кайнатам, ирем, минем бабам – машина йөртүче. Ике якта да музыкантларыбыз бар. Һәм иң мөһиме – ике як гаиләләребез дә күп балалы икән безнең. Без гаиләдә – 5, ирем – 4 бала үскәннәр. Кайнатам нәселендә 6 бала булган. Минем әниләр – 7, әтиләр – 6 бала үскәннәр. Нәселебездә унар балалы гаиләләр дә бар. Күп бала бәрабәренә нәселебез дә бик зур безнең. Мәсәлән, әнинең әтисе ягыннан гына да 280нән артык кеше санадык.

Һәр кеше бу тормышка үзенең билгеләнеше белән килә. Әгәр хатын-кыз 2-3 бала таба алмаган икән, димәк, аның артык бала таба алырлык сәламәтлеге булмаган. Ул аның балаларында да кабатланган. Менә шул яклап карасаң, күп яки аз бала – закончалык инде ул.

Фото: © «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесе зона этабы җиңүчесе, 2023 ел

«Һәр бала бу дөньяга үзенең бер миссиясе белән килә»

Рәдифә ханым сүзләренчә, бу дөньяга һәр бала үзенең миссиясе белән килә.

– Һәр баланың үзгә, кабатланмас сыйфаты була. Балаларның һәрберсеннән без нәрсәгә дә булса өйрәндек. Олы улыбыз Исламның тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланырлык. Бер әйбергә алынса, шуны гомер буе үзенең төп миссиясе итеп алып барырга сәләтле бала ул. Музыка мәктәбенә кергәнче, судомоделирование белән шөгыльләнгән иде. Беренче катнашуында ук республикада беренче урынны алды. Ул безнең бер эшне ала да нәтиҗәгә ирешкәнче эшли дә эшли. Ислам безне һәр нәрсәнең төбенә төшәргә өйрәтте.

Икенче балабыз Камиләбез, шәхсән мине, иркәрәк булырга, кочакларга, сыйпарга, үбәргә өйрәтте. Хәзер сирәгрәк кочаклый инде, әмма аңа даими кемгә дә булса кагылып, үзенең җылысы белән бүлешеп торырга кирәк.

Өченче улыбыз Нияздан мин тормышка җиңелрәк карарга өйрәндем. Укырга керергә җыенганда, баллары җитеп бетми иде. «Ярар, улым, түләп укытырбыз», – дип, керттек. Югыйсә, «балларың яхшы булсын, тырыш» дип әйтеп куйган идем. «Мин барыбер керәм», – диде. Акчаларын түләп куйгач, 3 кенә көнгә булса да, дип, ирем белән Самарага сәяхәткә чыгып киткән идек. Техникумнан «балагызны бюджет урынына күчерү буенча» дип шалтыраталар. Берничә кеше укырга килмәгән, урыннар бушаган да, Ниязны бюджетка күчерергә тәкъдим иттеләр. Ректордан чыктык та, кәгазьләр тутырабыз. «Әйттем бит мин сезгә «керәм» дип», – ди. Ул тормышка җиңел карый, шуңа гел уңыш елмаеп тора үзенә.

Дүртенче балабыз минем кебек үк эмоциональ. Кайвакыт ачуым килә дә, соң аны үзеңнән яхшырак итәсең килгәнгә ачуың килә бит инде, дим үземә. Әрсезлеге дә бар аның. Элек мине дә «әрсез» дип әйтә торганнар иде. Тик без – «тик утыр», «артыгын сикермә», «карама, дәшмә» дип тәрбияләнгән буын, балаларны да шулай үстерәбез. Ә мин хәзер Ясминәне карыйм да, тыймыйм әле бу баланы, дим. Татарны мескенлек, дәшмәү бетерә. Булсын, әйдә, шундый, үз хаталарында үзе өйрәнсен, дим. Миңа җитмәгән әрсезлек тә бар анда. Мин, мәсәлән, кеше өчен бугаз ертырга әзер булсам да, үземә дигәнне сорап ала белмим. Китереп биргәннәрен көтәм. Ә китереп бирмәскә дә мөмкиннәр бит. Менә бу балага карап, «сорап алырга кирәк» дигән әйбергә өйрәнә башладым.

Бәләкәчебез Әминәгә карап, тормышның матурлыгын күрә башладым. Каршымда торган электр баганасының да мәгънәсен күрәм. Уйлап, анализлап нәтиҗәсен чыгара торган бала ул. Әле беркөнне безгә: «Мин бу дөньяга нәрсә өчен туганымны беләм! Сезне бәхетлерәк итү өчен килдем мин», – дигән була.

Кыскасы, һәр бала бу дөньяга үзенең бер миссиясе белән килә, – ди ул.

Рәдифә апа белән аралашканда, куанычын да уртаклаштык – ул «Ана даны» медаленә ия булган. Указга инде узган елның августында ук кул куелган булса да, медален әле күптән түгел генә тапшырганнар.

Фото: © «Ана даны» медален алгач

Мактаулы билгесен дә, акчалата бүләген дә алып, санаторийга барып ял итеп кайтырга өлгердек. Үзебезне яратабыз. Дөнья торып тора ул. Безнең көне-төне эшләвебез дә, башларын күтәрмичә укытуыбыз да исләрендә калмаячак балаларның. Аларның күңелләрендә бергә уздырган вакытлар, сәяхәтләр кала. Шуңа да, җай чыкканда, балалар белән бергә сәяхәт итәргә тырышабыз, – ди ул.

Рәдифә апа балаларын хезмәт сөючән, тырыш итеп, әйбер кадерен белә торган итеп тәрбияләргә тырышуларын да билгеләп үтте.

Җәй көннәрендә себеркеләр әзерләп, җиләкләр җыеп сатып, мәш килеп ятабыз. Балалар акчаның кадерен, эшләп ашауның тәмен белсеннәр, дибез. Бакчага да балалар белән бергәләп барабыз, бергәләп эшлибез. Хәзерге көндә сатып алып ашавың күпкә очсызгарак төшә торгандыр. Ләкин моның икенче ягын да карарга кирәк. Бүген синең сатып алып ашарга акчаң бар, ә иртәгә булмаска да мөмкин. Бала ризык өстәлгә килгәнче нинди юл үткәнлеген аңларга, барысын да үз кулы белән эшләп карарга тиеш, – дип сөйләде күп балалы әни Рәдифә Ногманова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх