На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Куллану вакыты чыккан даруларны эчәргә ярыймы?

Куллану вакыты чыккан дарулар сәламәтлеккә зыян салырга, ә кайбер очракларда хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Бу хакта үзенең Telegram-каналында МГУ клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова хәбәр итә, дип язган «Российская газета».

Ул медицина препаратларының яраклылык срогы чыкканнан соң эчке органнарга, аерым алганда бөерләргә зыян китерә торган зарарлы кушылмаларга таркалуын әйтә.

Антибиотикларда бактерияләргә тәэсир итү күләме кимергә мөмкин, ә бу – шулай ук куркыныч, чөнки бу очракта дарулар дәваламый, ә инфекция антибиотикка тотрыклы була.

Шул ук вакытта дарулар, дөрес сакланмаган очракта, куллану вакыты чыкканчы ук яраксыз хәлгә килә ала. Шуңа күрә күпчелек даруларны кояштан һәм җылыдан ерак тотарга кирәк, ә кайберләре һәрвакыт суыткычта торырга тиеш.

Әгәр дә дару ватылган яки шикле күренә икән, аны кулланмау хәерлерәк, ди табиб.

Ссылка на первоисточник
наверх