На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

«Диния нәзарәте һәм Мәскәү мэриясе хуплады»: Мәскәүдә ислам үзәгенә акча җыю бара

Мәскәүдә шәһәр үзәгеннән еракта ислам мәдәни үзәкләрен булдыру эше дәвам итә. Хәзерге вакытта Яңа Мәскәү территориясендә «Садака» ислам мәдәни үзәгенә бина сатып алу өчен, акча җыю бара. Мәскәү шәһәре диния нәзарәте рәисе урынбасары Алмаз хәзрәт Абдрахманов 38 млн акча таләп ителүен хәбәр итә. 30 млн инде җыелган, тагын 9 млн сум кирәк.

Мәскәүдәге ислам мәдәни үзәкләре үз эшләрен моңарчы арендаланган биналарда башкарды. Оешмалар дини белем бирү эшен, шулай ук дини бәйрәмнәр оештыру, шул исәптән балалар өчен төрле чаралар булдыру белән шөгыльләнә. Аларның төп максаты – үзәктән ерак яшәгән мөселманнар өчен шартлар булдыру.

Алмаз хәзрәт, сез ислам мәдәни үзәге өчен бинаны озак вакытлар дәвамында арендага алып торасыз, әмма хәзер аны сатып алырга булдыгыз.

Хәзерге вакытта Мәскәүдәге өч дини оешмага бина сатып алу өчен, акча җыю бара. Бу – 38 миллионлык аерым урнашкан бина, шулай ук 94 һәм 65 миллионнан бизнес үзәктә урнашкан ике бина.

Мәскәүдә бик күп мөселманнар яши, төрле исәпләүләр буенча 3 миллионнан алып 5 миллионга кадәр. Бу - Мәскәүдә теркәлгән һәм Россия гражданнары булып торучылар. Әмма шулкадәр мөселман санына нибары 4 мәчет кенә туры килә, ягъни бер мәчет 650 мең кешене сыйдырырга тиеш була. Бу, әлбәттә, җитми. Шуңа күрә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан район үзәкләрендә намаз һәм башка дини йолалар үтәүгә яраклаштырылган, ә икенче яктан мәдрәсә буларак та эшли алырлык дини оешмалар (татарча мәхәллә була) булдыру карары кабул ителде.

Озак вакыт дәвамында без биналарны арендага алып тордык. Бер бина өчен һәр ай саен 700-800 мең сум акча сарыф итәргә туры килә иде, ә Мәскәүдә андый 24 оешма бар. Соңрак «биналарны сатып алырга кирәк» дигән карар кабул ителде.

Мәскәү - бик зур шәһәр, каядыр бару өчен уртача 1,5 сәгать вакыт кирәк, шуңа күрә күпләрнең мәчеткә барып җитү мөмкинлеге юк. Үзәктән ерак урнашкан, ягъни «спальный районнар»да дини оешмалар булдыру идеясен Мәскәү Диния нәзарәте генә түгел, ә үз вакытында Мәскәү мэриясе дә хуплады. Әмма әлеге ислам үзәкләре дә бер-берсеннән ерак урнашкан, ягъни берне генә ачу проблеманы хәл итми. Мәсәлән, «Инициатива» оешмасы үзәк округта урнашкан, ә «Истина» – төньякта. Узган елны 91 һәм 60 миллионга әлеге оешмалар өчен биналар сатып алдык. Хәзер Мәскәүнең көньяк-көнбатышында урнашкан «Садака» ислам үзәгенә акча җыю бара.

«Садака» ислам үзәге Яңа Мәскәү территориясендә, шәһәр читендә урнашкан. Биредә әлегә бик күп кеше яшәми. Бинаның мәйданы – 1 мең квадрат метр, 4 катлы, аның шулай ук 2,2 мең квадрат метр җире дә бар. Без хәзер бинаның хуҗасы белән килешү төзедек, залогны керттек һәм 30 апрельгә кадәр тулы сумманы түләргә тиешбез. Хәзерге вакытта 38 млнның 30ы җыелды.

Әлеге ислам үзәгендә нәрсәләр оештырылачак, нинди эшчәнлекләр алып бару планлаштырылган?

Һәр дини оешма каршында мәдрәсә эшли, ягъни ул намаз уку һәм дини йолалар (никах, исем кушу һ.б.) башкару өчен генә түгел, ә шулай ук биредә өлкәннәр һәм балалар өчен ислам нигезләре буенча дәресләр, квестлар, семинарлар уза, төрле кунаклар чакырыла. Рамазан аенда көн саен ифтарлар үткәрәбез. Барлык җирле дини оешмалар да көн саен якынча 200-300 кешегә ифтарлар үткәрә.

Шулай ук бездә җәйге лагерьлар, спорт чаралары уздыру нияте бар, чөнки янәшәдә генә урман һәм елга урнашкан. Гомумән алганда, безнең алым шундый: мәхәллә – ул гыйбадәтханә генә түгел, ә мөселманнарның һәм җәмгыятьнең яшәү үзәге дә. Анда мөселманнарның гына түгел, башка һөнәр ияләренең дә очрашулары узар дип планлаштырыла.

Юлчы зонасын эшләү планнары да бар, чөнки анда янәшәдә Внуково аэропорты урнашкан һәм еш кына юлчылар туктарга урын эзлиләр яки туганнарын хастаханәгә алып киләләр дә төн чыгарга урын кирәк була.

Бер дини оешма ничә кешегә исәпләнгән?

Аларның барысы да якынча мең кешегә исәпләнгән.

Татар иҗтимагый оешмаларына мөрәҗәгать итеп карамадыгызмы?

Без татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Алар хәлләреннән килгәнчә мәгълүмати ярдәм күрсәтәләр. Әмма бу дини билгеләнештәге объект булу сәбәпле, акчалата ярдәм күрсәтә алмыйлар. Алар мәгълүмати ярдәм генә күрсәтәләр, һәм без моның өчен рәхмәтле.

 

Ссылка на первоисточник
наверх