Дилә Нигъмәтуллина сторисларында әтисенең хәле турында сөйләде. Җәүдәт абый күптән түгел бик катлаулы операция кичергән иде.
Күбегез әтинең хәлләрен сорап яза. Хәзер инде күпкә яхшырак, Аллаһка шөкер. Бер атна элек сөйләшкәнен дә чат итеп аңлап булмый иде. Хәтере дә кайта башлады. Без бик сөенәбез, – ди җырчы.
Хәлләр әйбәт, әйбәт, төзәлеп киләбез. Яшь чакларны искә төшерә башладык әкрен-әкрен. Уңай якка үзгәрешләр бар, – дип җөпли кызының сүзләрен Җәүдәт абый үзе дә.
Свежие комментарии