На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Төнге смена тыныч үтсен өчен, медицина хезмәткәре 9 кешене үтергән

Германиядә Вюрзелен шәһәрендәге клиникада эшләүче 44 яшьлек медицина хезмәткәрен 9 кешене үтерүдә һәм тагын 34 кешене үтерергә омтылуда гаеплиләр. Бу хакта «Bild» газетасы хәбәр итә, дип яза «Рен ТВ» сайты.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат үз пациентларына үлем инъекцияләре кадаган, чөнки төнге сменалар вакытында тынлык теләгән.

Җинаятьчене 2024 елның июлендә 11 кешене үтерергә омтылуда гаепләп кулга алганнар, тикшерү барышында исә яңа очраклар ачылган.

Басмада язылганча, медицина хезмәткәре корбаннары арасында 2023 елның декабреннән 2024 елның маена кадәр дәвалап булмый торган авырулар гына түгел, ә хәле яхшыра башлаган һәм аларны чыгарырга тиешле пациентлар да булган.

Медбрат үтерергә теләгән берничә пациент исән калган, әмма җинаятьче керткән дарулар аркасында сәламәтлекләренә зур зыян килгән.

Ссылка на первоисточник
наверх