На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Мирзаяновларда бәби темасы дәвам итә: «Бала тудыру йортыннан саз ерып, җәяү кайттым»

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар икенче тапкыр әти-әни булып, кичә сабыйларын бала тудыру йортыннан алып кайткан. Алмаз Мирзаянов әнисе һәм дәү әнисе белән сөйләшеп утырганын социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә күрсәтте.

«Дәү әни, әниеңне бала тудыру йортыннан күтәреп, саз ерып, җәяүләп кайттым, диде».

Дәү әнисенә, шаярып: «Шарлар да булмадымы?

» – дип сорау да бирәләр. Ә ул ат белән генә каршыга чыгуларын да әйтә.

Аннары: «Әле дә бит әйтәм сиңа, машинадан төшмичә тор. Хәзер синең якка чыгам да ишекне ачам, ә син, мин чыгуга, чыгып басасың. Электән үк шундый булгансың», – ди Мирзаянов аңа.

Шуннан соң җырчы, әнисенең дә аның бертуганын өйдә бәбиләвен язып үтә. «Әни Алинә апаны 1985 елда мич арасында тапкан», – ди ул.

«Икенче кызны өйдә таптым. Карават башына тотындым да, тезләндем дә – караватка төште. Шуннан кендеген сүттем. Зәп-зәңгәр иде. Елап җибәрде дә, битен сөрттем. Кызмы яки малаймы икәнен дә карау юк әле ул вакытта. Айрат ул вакытта машина әзерләргә чыгып киткән иде. 5 яшьлек Айсылу торган да, карават башына тотынган, карап утыра. «Апаем ашказанында торгандыр инде. Катыкларга, токмачларга буялган иде», – дип, хатирәләргә бирелә җырчының әнисе дә.

Мирзаянов: «Безнең андый карават юк инде. Аллагһа шөкер», – диеп тә куя. Видеоларда җырчы якыннары белән истәлекләрне барлап утырганда, янәшәләрендә зур кызлары да уйнап йөргәне күренә.

  • Мирзаяновлар нәни кызларына нинди исем кушканнарын беләсезме?

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх