На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Чистайда 22 яшьлек кыз медучилище исеменнән сөйләшкән мошенникларга акча күчергән

Чистайда медицина училищесын тәмамлаган 22 яшьлек кыз мошенниклар корбаны булган. Кызны элеккеге уку йортының хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре исеменнән хәбәрләр җибәргән аферистлар алдаган. Бу хакта «Татарстан-24» яза.

Башта аңа укыган училищесыннан хәбәр килгән. Хатта «дроперлык»та шикләнелүче студентларны тикшерү турында язылган була.

Соңрак кыз белән «тикшерүче» элемтәгә кергән, аның исеменә ачылган счет террорчылык оешмасын финанславы турында хәбәр иткән. Моңа катнашы булмавын исбатлау өчен, кызга барлык банк счетларының скриншотларын җибәрергә тәкъдим иткәннәр.

Мошенниклар, кызның тупланма счеты булу турында белеп алганнан соң, андагы акчалар «дәүләтнеке» дип ышандырган. Бу акчаларны «алмаштырырга» кирәк, дип белдергән аферистлар. Үгетләүләргә бирелеп, кыз акчаларын алган һәм җинаятьчеләр кушкан счетка күчергән.

Мошенниклар тозагына эләгүен аңлагач, кыз башта элеккеге сыйныф җитәкчесенә, ә аннары полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх