На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

«Алтын минбар» ачылды: алтын залда ялтыравыклы киемнәр, җиткәкләнешкән парлар һәм кино

«Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале кайда ачылсын инде? Әлбәттә, Камал театрының яңа бинасында. Алтынланган орнаментлы диварлар «Алтын минбар» исемле кинофеститвальгә шулкадәр килешеп тора инде менә. Төрле илләрдән килгән кунаклар арасында үзебезнең Әлмәт, Әтнә театрлары артистлары йөренеп тора, ялтыраган күлмәкле шоу-бизнес ханымнары күренеп китә.

Хатыны Язгөл белән кинорежиссер Илшат Рәхимбай, хатыны Фәридә белән продюсер, композитор Марат Әхмәтшин йөреп тора. Бүгенге көннең беренче номерлы кинорежиссерына әйләнеп барган Александр Далматов та яшь хатыны Гөлшат Абдулманова белән килгән. Жюри әгъзасы Мансур Гыйләҗев һәрвакыттагыча стильле киенгән, тик нигәдер ялгызы, хәер, аңлашыла, башка елларда ул кызыл келәмнән фырт кына үтү өчен хатыны белән килә иде, быел эшләп йөреше – жюри бит. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов та хатыны Гүзәл Азатовна белән җитәкләшеп йөреп тора. Гүзәл Шәрипова (Нигъмәтуллина) заманында үзе Мәдәният министрлыгының шушы кинофестивальне кураторлык итүче урынбасары иде.

Гүзәл Шәрипова: «Профессиональ күзлектән карап бәялисең инде – анысы бар. Ә борчылу дигән хис юк, мин барысы да бик яхшы буласына ышанам, чөнки без бу эшне профессионалларга тапшырып калдырдык. Мин хәзер шушы бина барлыкка килүенә сөенәм – ул кинофестиваль мәйданчыгы булырга шулкадәр туры килеп тора. Минем бернинди дә шигем юк – фестиваль тәгаен биредә ачылырга тиеш. Элек гел мәйданчык эзли идек. Мин әле конкурс программасына да йөрергә планлаштырам, рәхәтләнеп фильмнар караячакбыз».

«Чыннан да кинофестиваль үсештә бит», дип сүзгә кушылды Ирек Шәрипов та.

Ул арада бераз папарацциланып та алдым әле. Гүзәл Шәрипова янына Кызыл келәмнән үтеп фойега кергән Ирада Әюпова килде. Заманында алар Мәдәният министрлыгында икесе ике урынбасар иде. Алар кочаклашып күрештеләр дә, ул арада Ирада Әюпованы матбугат вәкилләре янына алып китеп бардылар.

Залга кергәч мин заманында шушы кинофестивальне оештыру эшенә катнашып йөргән тагын бер кешене очраттым. Хәзер ТНВ җитәкчеләренең берсе булып җитешкән Лилия Кадыйрова шушы кинофестивальнең матбугат үзәгендә эшли иде.

Лилия Кадыйрова: «Мин беренче чиратта үзебезнең фильмнар өчен җан атарга килдем. Иртәгә кинотеатрда «Кеше китә – җыры кала»ны күрсәтәчәкләр, Аллабирса. Биредә матбугат үзәгендә эшләгән чакларымны чыннан да сагынып искә алам, шул эшем күпме журналистлар белән дуслаштырды, профессиональ мөнәсәбәтләр генә төзеп калмадык, дуслаштык. Мин алар белән бүген дә аралашып, күргәндә хәл-әхвәл сорашып яшим. Фестивальдә үз фильмнарыбыз күбрәк булсын дигән теләкләрдә калам. Ничек тә үз киноларыбызны күбәйтәсе иде».

Журналистларга урыннар бирелмәгән иде. Шулай да блогерлар утырган 11 нче рәттә бер урын табыштырып утырдым. Алдагы рәттә шоубизнес ханымнары – Алсу Әбелханова, Айгөл Бариева һәм башкалар утырышкан. Алар кинофестиваль кысаларында «Кино+музыка» проектында катнашучылар булса кирәк.

Тантана башланды. Васил Шәйхразиев «Алтын минбар» кинофестивале катнашучыларын Татарстан Хөкүмәте, кинофестивальнең оештыру комитеты исеменнән сәламләде.

Васил Шәйхразиев: «Хөрмәтле кинофестивальдә катнашучылар, мөхтәрәм жюри, Казаныбызга хуш килдегез! Без башкалабызда «Алтын минбар» кинофестивале үтүенә шатбыз. Бездә бик күп халыкара форумнар үтә, аларның күбесе икътисад, спорт белән бәйле. Шулай да елга бер мәртәбә кинофестивальгә җыелабыз. Кинофестиваль ачылу тантанасының халыкара стандартлар буенча төзелгән яңа театр бинасында үтә. Кинофестивальнең республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүе дә игътибарга лаек».

«Әлеге уникаль кинофорум 20 елдан артык дөнья кинематографистларын «Мәдәниятләр диалогы аша диалог культурасына» девизы астында берләштерә. Ул гомумроссия масштабындагы зур чарага, мәдәниятара һәм динара аралашу мәйданына әверелде. Ислам кинематографиясе бүгенге көндә үзенчәлекле, динамик сәнгать, ул традицион кыйммәтләрнең универсаль телендә сөйләшә һәм күңелнең иң нечкә кылларына кагыла», дип Рәиснең сәламләү сүзләрен укыды Васил Шәйхразиев.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кунакларын рус, татар һәм инглиз телләрендә сәламләде: «Кинофестиваль 21нче тапкыр үткәрелә, әмма ул әле дә беренче башлангандагы традицияләргә тугры калды. Бу безнең өчен кино бәйгесе генә түгел, кешелекнең төп кыйммәтләре турындаг кинофильмнар бәйгесе. Без үзебез белән киләчәккә аласы кыйммәтләр турында сүз бара. Киләсе елга Казанның ислам дөньясының башкаласы дип игълан ителде. Без киләсе елга бик күп кунаклар кабул итәчәкбез. Безнең кунакчыл халык – дуслык белән килгән кешегә йөрәкләребез ачык.

Ирада Әюпова Россия мәдәният министры Ольга Любимованың сәламләү хатын да укыды: «Кинофестиваль шушы вакыт эчендә Россиянең мәдәни тормышында әһәмиятле урын алды, Россия һәм чит ил кинематографистларына иҗади аралашу өчен уникаль мәйданчыкка әверелде. Казан форумы ел саен төрле илләрдән үзенчәлекле кызыклы фильмнар тәкъдим итә, яңа авторлар ача», дип язылган иде котлау адресында.

Мөфти Шәех Равил Гайнетдинның сәламләү хатын тамашачыга алып баручылар җиткерде: «Кинофестивальгә «Алтын минбар» исеменең кайтуын символик мәгънәгә ия дип саныйм. Әлеге кинофестиваль төрле илләрнең киноматографистлары өчен гомумкешелекнең төп идеаллары турында фикер алыша торган чын трибунага әверелде. Ул иҗатларында рухи кыйммәтләр чагылган профессионалларны һәм һәвәскәрләрне берләштерә торган уникаль киңлек. Бу кинофестиваль күпләрнең тормышындагы якты, көтеп алган вакыйга».

Кинофестиваль ачылу тантанасында «йолдызлы» кунаклардан Россиянең халык артисты, педагог Елена Цыплакова, опера җырчысы һәм актриса Любовь Казарновская чыгыш ясады.

Жюри әгъзаларына традицион түбәтәйләр һәм калфаклар тапшырылды.

Жюри исеменнән «Оскар»лы киноматографист, жюри рәисе Ресул Пукутти сәламләде: «Без кайдан гына килсәк тә, безне кино сәнгате берләштерә. Ислам сәнгатькә каршы дигән стереотип бар. Ләкин соңгы 40 елдагы кино тарихын карасак, нәкъ ислам дөньясы гуманизмны һәм кешелек кыйммәтләрен күтәрә. Без монда җыелганбыз икән, безне бер дин һәм бер эмоция берләштерсен».

Тантана барышында бәйгедә катнашачак фильмнар турында өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә мәгълүмат бирелде. Татарчасын Равил Шәрәфиевтан тавышландырганнар иде – рәхәтләнеп тыңладык.

Кинофестиваль ачылу тантанасының икенче өлеше буларак, ачылыш фильмы тәкъдим ителде. Бу Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы иде.

Кинофестиваль 9 сентябрь көнне шушында ук – Камал театрының зур залында ябылачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх