На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Җәвит Шакировтан студентлар һәм профессорлар турында мәзәк: «Кабынмаячак та!»

Татарстанның халык артисты, юмор остасы Җәвит Шакиров улы, яшь җырчы Искан (Искәндәр Шакиров) белән социаль челтәрдәге сәхифәләрендә мәзәкләр сериясен ачып җибәрделәр. Артистның улы әтисе янына килеп бер сорау бирә, оста телле артистның һәр темага мәзәге бар.

«Бер өр-яңа самолетка профессорларны, академикларны һәм инженерларны кертеп утыртканнар.

Әй шәп, матур самолет.

«Хөрмәтле, профессорлар һәм академиклар, сезгә зур рәхмәт. Бу самолетны сез белем биргән студентлар төзеде. Хәзер сез беренче тапкыр шул самолетта очып китәсез», – дигән азактан кергән бер ир кеше.

Шулай дигәч, барысы да, куркып, чыгып киткәннәр. Бер профессор гына утырып калган. Теге ир: «Сез ишетмәдегез мәллә? Бу самолетны сез белем биргән студетлар төзеде. Хәзер беренче тапкыр очып китәсез, дигәч барысы да куркып чыгып качты, сез генә утырып калдыгыз», – дигән.

«Ишеттем. Мин үзем белем биргән студентларга ышанам. Бу самолет нинди очып китсен, ул әле кабынмаячак та», – дигән профессор.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх