На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Помидор куакларын түтәлгә күчергәч, ничә тапкыр нинди ашлама сибәргә?

Яз буе тәрәзә төпләрендә утырган помидор үсентеләрен ачык түтәлгә һәм теплицага күчерер көннәр якынлаша. Помидор куагы яңа җирдә ныклап үсеп китсен һәм мул уңыш бирсен өчен «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләренең киңәшләре ярдәм итәчәк.

Кайчан утыртырга? Туфрак +15 градуска кадәр җылынгач, помидор үсентеләрен ачык түтәлгә утыртырга мөмкин.

Үсентеләрне ничек әзерләргә? Күчерәсе көнне су сибәргә кирәк – шулай эшләгәндә үсеп утырган савытыннан аерып алуы җиңелрәк була һәм тамырларындагы туфракта дым саклана.

Күпме ара калдырырга? Тәбәнәк (детерминант) сортларны бер-берсеннән - 40, биек (индетерминант) сортларны 50-60 сантиметр ераклыкта утыртырга киңәш ителә. Куак төпләрендәге җир кипмәсен өчен салам яки печән җәяргә була.

Күчергәндә ашларга кирәкме? Үсентеләрне күчергәндә туфракка черемә кушу җитә. Бу вакытта аңа минераль ашламалар салсаң, яшь үсемлекнең тамырын яндыру куркынычы бар.

Кайчан һәм нәрсә белән ашларга? Бакчага күчереп утыртканнан соң 2 атна узгач, туфракка комплекслы ашлама (1 литр суга 1 чәй кашыгы исәбеннән) сибәргә.

Тагын 10 көннән соң һәр куак төбенә ачык алсу төстәге марганцовкалы суга нитрофоска (1 литр марганцовкалы суга ярты чәй кашыгы) кушып, һәр төпкә 1 литр күләмендә салырга. Марганцовка туфракны зарарсызландырса, нитрофоска азот, фосфор һәм калий кебек мөһим минераль матдәләргә баета.

Тагын 2 атна үткәч, үсентеләрне суперфосфат һәм калий сульфаты катнашмасы (10 литр суга – 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 чәй кашыгы калий сульфаты) белән ашларга була. Бу – тамырларны ныгыта, чәчәк атарга көч бирә.

Тәүге чәчәк чуклары үсә башлагач, куаклар мул уңыш бирсен өчен төпләренә терлек тизәге катнашмасы (3-4 килограмм тизәккә 10 литр су салып, 10-14 көн тотарга һәм шуннан соң 1 литр катнашманы 10 литр суга кушарга) һәм азофоска (азот, фосфор һәм калийдан торган бу комплекслы ашламаны 10 литр суга 35-50 грамм исәбеннән салырга) сибәргә. Әлеге ашламаны 2-3 атна саен, барлыгы өч тапкыр кертергә кирәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх